

Әлеге көзге чәчү кампаниясенә күп көч салучы Илдус Фазлытдиновны да телгә алмый китү мөмкин түгел. Ул КамАЗ машинасында чәчү агрегаты янына орлык ташый. Уңган егетләр өч көн эчендә 250 гектар мәйданда арыш чәчкәннәр. Озакламый биредә эшне тәмамлап, икенче басуга күчәчәкләр. Механизаторларны басуларга китереп ашату оештырылган.
– Безгә төшке-кичке ашны басуга алып киләләр, тәмле ашаталар. Бүген 250 гектар мәйданны биләгән басуда чәчәбез. Бу кырда 90 процент эшне төгәлләдек инде, аннан соң янәшәдәге басуга күчәбез,–ди алар.
Көзге чәчү, туңга сөрү башланганчы, терлек азыгы хәзерләү эшләре дә кызу темпларда барган. 3000 гектар мәйданда җир туңга сөрелеп, язгы чәчүгә әзерләнгән. Терлекләрне кышкы сезонда ашату өчен сыйфатлы мал азыгы – печән, сенаж, салам запасы булдырылган, силос та җитәрлек күләмдә салынган.
– Абзарда 2000 гә якын герефорд токымлы терлек асрала. Кышкы чорны уңышлы чыгу өчен артыгы белән мал азыгы тупладык. Безнең хуҗалыкта тәүдә мал азыгының сыйфатына зур игътибар бирелә. Малларны тиешле файдалы һәм витаминнарга бай рацион белән тукландырабыз, шунлыктан терлекләребез көр һәм таза булып үсә. Терлекчелек тармагында эшләрнең күбесе техника ярдәме белән башкарыла. Махсус мал азыгы тарата торган агрегатта берничә төр азыкны салып болгатып, үгезләр алдына таратылып чыга. Бүгенге көндә хуҗалыкта терлек азыгы хәзерләү – кукуруздан силос салу дәвам итә. Моңарчы силосны кукурузның яфраклары саргая башлагач сала иделәр. Силоска салганда, көн озынлыгына бәйле рәвештә, аның барлык витаминнары, минерал матдәләре, туклыклылыгы булырга тиеш. Силос – мөгезле эре терлек өчен иң мөһим азыкларның берсе, – дип сөйләде хуҗалык зоотехнигы Ленар Баһауов.
Кукурузны күмәк хуҗалыкларда мул итеп үстерәләр. Әлегә кадәр күбесенчә үзебезнең ил сортларын игәләр. Җәйнең ничек килүенә бәйле булса да, еш кына кукуруз караңгы көздә генә тулысынча өлгерә.
Үләй авылы янындагы 300 гектар мәйдан кукуруз басуының соңгы гектарлары җыеп алына. “Крона” мал азыгы җыю комбайнында Владислав Шамиданов эшли. Техниканың яңа һәм заманча булуы эштә төп роль уйный. Эш оешкан төстә бара. КамАЗ машинасында Сәгыйть Мусин басудан көненә 14-15әр рейс эшли. Аңардан тыш тагын берничә техника бу эштә көч сала. Шуны онытмыйк, терлек азыгы басудан ук башлана.