

“Хәлиловлар” крестьян-фермер хуҗалыгында туңга сөрү, уҗым культураларын чәчү дә әйбәт оештырылган. Һәр эштә сыйфатны алга куялар алар. Уңганнар урак эшләрен дә әллә кайчан тәмамалап куйганнар. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кырда хезмәт куючы механизаторлар көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Быел да көзге чәчү эшенә ир-егетләрнең булдыклылары, үз эшләренең осталары алынган. Алар МТЗ-82 тракторларын йөртүчеләр Илшат Хәлилов һәм Рәшит Янов, чәчүче – Рәмис Хәтмуллиннар. Әлеге ир-егетләр чәчү эшен тиз вакытта тәмамлау нияте белән бар тырышлыкларын салып эшлиләр. Хуҗалыкта бүгенге көнгә 250 гектар мәйданда җир туңга сөрелеп, әзерләнеп куелган. 100 гектардан артык мәйданда арыш чәчелә.
– Җәйнең иң кызу вакытында үсентеләр бер тамчы суга тилмерде шул. Булганына шөкер дип эшлибез. Коры ел булуга карамастан, һәр гектарга уртача уңыш 12-13 центнер чыкты басуыбыздан. Елына күрә бу бик яхшы дип саныйм. Үзебездән арткан ашлыкны, бозауларны сатып, хуҗалыкка кирәк-ярак әйберләрне алабыз. Узган ел беренче тапкыр гына арыш чәчеп караган идек, уңышыбыз мул булды. Шуңа күрә агымдагы елда күбрәк мәйданда чәчәргә ниятләдек. Язын арпа һәм бодай чәчү өчен җирләр әзер. Элиталы орлык-лар сатып алып, бу эшне дә башкарып чыгарбыз дип уйлыйм, – ди Фируза Хәлилова.
Хәлиловлар быел 150 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарып чыгарга планлаштыра. Барлык мәйданнарга да арыш чәчәчәкләр.
Фермер Хәлиловлар басучылык тармагы белән янәшә малчылыкны да үстерүдә зур өлеш салалар. Аларның хуҗалыгында герефорд токымлы маллар асрала. 22 баш сыер сатып алып, малчылык тармагын җәелдергән Хәлиловларның хуҗалыгында бүгенге көндә 85 баш терлек асрала. Бозавы белән сыерлар бер көтүлектә көтелә. Бу эшне Венер Вәсимов башкара. Аның хезмәтенә сүз тидерерлек түгел – маллар вакытында ашатылган, суы да җитәрлек. Шуңа күрә яшь үрчем дә таза һәм көр була.