

– Җәй көне сөт мул булды, көзгә таба кими бара, чөнки сыерларның күбесе буаз, – ди биредә өч дистә елга якын савучы булып эшләгән Рита Ахунова. Утардан һәр сыерын капка ачып, кушаматы белән дәшеп керткән Лилиана Сабирова да биредә 25 ел эшли. Аның сүзләренчә, терлек иркәләгәнне ярата. Шуңа күрә ул үзенең бүлегендәге малларына назлап эндәшә, ныклап ашата һәм тиешчә тәрбияли.
Савучыларның уңган, булдыклы булулары малкайларның сыртларыннан күренеп тора. Көн озыны болында йөргән сыерларны утарга япкач, саву блогына керткәнче, савучылар аларны махсус җайланма белән чистартып алалар.
– Безнең лагерь яхшы урында урнашкан. Ашарга үләне, эчәргә суы бар. Ул яктан без бик бәхетле, – диделәр елмаешып сыер савучылар. Иртәнге савымнан кичкесенә кадәр сыерлар болында көтелә. Мул сөт алуда көтүчеләр Рафаэль Тимергалиев белән Фирдәвис Гатауллинның өлеше зур. Җитәкче аларның хезмәтләренә уңай бәя бирде. Чыннан да, элек-электән җәйләү чорында малларның продуктлылыгы көтүченең үз эшен ничек башкаруына нык бәйле булган, ул хәзер дә шулай. Сөт блогында да тәртип, саву җиһазлары көйле, утарларны чистартып чыгарганнар. Чынлап та биредә уңган, булдыклы эшчеләр икәнлеге күренеп тора.