Авыл хуҗалыгы
27 август 2021, 07:05

Туңга сөрү дәвам итә

Районыбыз хуҗа-лыкларында урып-җыю эше тәмамланды. Әмма ләкин басуларда трактор гөрелтеләре тынмый әле, чөнки басуларда туңга сөрү эше дәвам итә. “Колос” хуҗалыгында да 2022 ел уңышы өчен туфракны көзге эшкәртү тулы куәтенә бара.

Туңга сөрү дәвам итәТуңга сөрү дәвам итә
Туңга сөрү дәвам итә

Хуҗалыкта быел 2000 гектар мәйданда туңга сөрү планлаштырылган, әлегә шуның яртысыннан күбрәгендә эш үтәлгән. Бу эштә “RSM 2375” тракторына тагылмалы культиваторында Денис Обожин өлгерлек күрсәтә.
– Минем тракторчы булып эшли башлавыма дистә елга якын вакыт үтте. Механизаторлар һәр ел фасылында сезонлы эш башкара. Язгы кыр эшләре барышында чәчүдә булсам, хәзерге вакытта туңга сөрәм,– диде Денис.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас