

Алдынгы хуҗалыкларның берсе булган Ленин исе-мендәге хуҗалыкта да эшләр тулы куәтенә бара: басуларда – урак, туңга сөрү, фермада – ремонт эше, ындыр табагында – ашлык кабул итү, чистарту.
– Быелгы урак җиңел бара. Кырда техника ватылып калу очраклары юк. Кадрлар җитәрлек һәм алар тәҗрибәле. Кырда да, ындыр табагында да эш көйле бара. Көннәр аяз торганда игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга исәплибез, – диде хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков.
Ындыр табагында да эшләр нәкъ шулай оештырылган: иген кыры – ындыр табагы конвейеры өзлексез эшли. Арпа, борчак, вика һәм люцернаны алып бетергәннәр инде. Бирегә быел да эшләрне оештыру өчен инде тәҗрибәле Гөлнара Сабированы куйганнар.
– Ашлык чистарту комплексы эшне бик җиңеләйтсә дә, эшче кулларсыз булмый. Эшчеләребез җитәрлек, теләге булган укучы балаларны да чакырабыз. Эшләп үссеннәр, авыл балалары бит,–дип сөйли келәт мөдире Гөлнара. Илмир Якупов ярдәмчесе Фидәрит Әхмәтҗанов белән кайткан ашлыкны чистартып, орлыкка салу эше белән мәш киләләр. Бер келәттән икенчесенә ашлыкны күчерүдә Зил йөк машинасында эшне Илсур Хәкимов башкара.
– Әлеге вакытта алдагы ел уңышы өчен 500 центнер борчак, 300 центнер вика, 600 центнер арпа, 200 центнер карабодай, 600 центнер бодай культуралары чистартылып, орлыкка салынып куелган. Бодай культурасы хуҗалыкта иң күп мәйданда чәчелә, шуңа күрә тагын 1200 центнер орлык салынасы бар,–ди хуҗалык җитәкчесе.
Белеме буенча агроном булган Илдар Исхаков башакларны учларында уып, орлык сыйфатын карый. Елмаюлы йөзләреннән күренеп тора, канәгать ул – уч төпләрендәге бөртекләрнең нәкъ өлгергән чагы. Биредә Рәмил Солтанов ярдәмчесе Илназ Хаҗиев белән бу культураны җыеп алуда көн-төн белән исәпләшми эшлиләр. Бадрак авылының икенче ягындагы 75 гектарлы иген басуында өч комбайн бодай суга. Ирек Нәҗметдинов, Әлфүс Сафиуллин, Венер Корбанов йөртә аларны.
– Эшләү өчен бөтен шартларны тудырганнар, сиңа шундый кайгыртучан мөнәсәбәт булгач, ничек тырышмыйсың?! – ди район урак ярышы комбайнеры Ирек Нәҗметдинов.
Эш шартлары дигәннән, игенчеләргә көненә ике тапкыр кайнар аш алып киләләр. Пешекче кызлар Гөлназ Фәизова белән Лена Сәхибгәрәева ризыкны төрләндереп кенә торалар. Иген басуы янында комбайннарның бункерлары тулганын көтеп Зил машинасында Салават һәм Самат Гайсиннар тора. Авылның яшь егете Илнар Муллаяров та җәй көнен бушка уздырмыйм дип хуҗалыкка водитель булып эшкә урнашкан. Ул да йөк машинасында ашлыкны ындыр табагына ташып тора.
Көзге чәчү өчен дә җир эшкәртү эшләре ырамлы бара. “Кейс-425” тракторында эш ике сменада оештырылган. Беренче сменада озак еллар шушы хуҗалыкта механизатор булып эшләүче Рөстәм Солтанов ярдәмчесе Данил Мостафин белән һәм икенче сменада Рәмил Садыйков ярдәмчесе Денис Әхмәтгалиев белән җирләрне эшкәртүдә көч салалар. Т-150 тракторында хуҗалыкның алдынгы механизаторы Айдар Гыймалтдинов, К-701дә Артур Гайсин һәм К-700дә Фидан Раяновлар тырышлыгы белән әлегә 500 гектар мәйданда җир туңга сөрелгән.
Ферма ремонты да хуҗалыкта оешкан төстә бара. Силасау һәм Бадрак авылындагы ферма абзарлары кышлату чорына әзерләнә. Биредә балта осталары Фидәрис Вәлиев белән Данис Зарипов эшли. Утарлар яңартылган, абзар эчендәге идәннәр алыштырылган, түбәләре ремонтланган. Әлеге вакытта Бадрак сөтчелек фермасында савым сыерлары абзары төзекләндерелеп беткән, бозаулар асрала торган абзарда ремонт эшләре бара.