

Басуда эшләүче егетләребезнең берсе – Түгәрәк авылы егете Азат Мөниров. Бәләкәйдән комбайнчы әтисе янында утырып йөреп, техника белән таныша башлый ул. Мәктәптә укыганда ук шук һәм зирәк малайның дәфтәрләре комбайн һәм трактор рәсемнәре белән тулы була. Азат Таңатар мәктәбен тәмамлагач та, Нефтекамада 27нче санлы лицейда һөнәри белем ала. Студент елларында ук ул үзе йөри торган чапкыч корып, каникул чорында печән чабып, акча эшли. Лицейдан соң, армия сафына алына. Аннары Түбән Новгород өлкәсендә хәрби бурычын үтәп кайтып, комбайнчы булып эшли башлый. Соңрак иске генә “Нива” комбайны сатып алып, техниканы өр-яңага әйләндерә. Урак һәм мал азыгы әзерләү чорында тирә-як авыллардагы фермер хуҗалыкларына комбайны белән ярдәмгә килә. Егетнең үҗәтлеге, тырышлыгы шаккаттыра. Хәзер яшьләр авылда эш юк дип шәһәргә таралышалар, ә Азат исә икенче фикердә: “Мин үземне авылдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Әби-бабамнар, әти-әнием нигез корган җирдә яшисем килә”, – ди ул.
***
Авыл укучысының кайчан каникулда ял иткәнен күргәнегез бар? Мондый хәл булса, күптәннән кызыл кар явар иде, мөгаен. Хуҗалыктагы эшләр, бакчада чүп утау, су сибү – мондый көндәлек мәшәкатьләрне эш дип тә санамый алар. Әле, җитмәсә, шуңа өстәп, комбайнда эшләргә дә өлгерәләр. Ишмәмәт авылыннан Денис һәм Марсель Нурисламовлар да шундый егетләр.
Егетләр мәктәптә укыган чакларыннан ук комбайнда эшләү тәмен тоя башлый. Нәкъ менә шул вакытта алар әтисе кулы астында комбайн ярдәмчесе булып эшлиләр. Кулларына һөнәрчелек дипломы алган Нурисламовларны ура-суга-җилгәрә корабы яңадан үзенә тартып кайтара. Бүген дә алар – кырда.
– Минем әти дә, абый да – комбайнчылар. Кечкенәдән алар янында йөргәч, бу техникада эшлисем килде. Шуннан кызыксынып киттем. Безнең эш таң сарысы белән башлана. Иртә белән килеп, башта комбайнның майларын карыйбыз, майлыйбыз. Радиаторга сулар салабыз, тәрәзәләрне юабыз. Басуга чыккач, пакусларны рәтлибез. Көн саен эшебез шулай башлана, – ди Марсель.
Ашлык җитешкән булса, эш кичке уннарга кадәр бара икән.
Яхшылап эшләгәч, тамак та тиз ача. Сәгать 12дә басу эшчеләрен төшке аш көтеп тора. Ә кичке дүрттә тагын бер тапкыр сыйлыйлар. Табында беренче һәм икенче ашлар, чәй – барысы да гадәттәгечә.
Тәүдә Марсель абыйсының уң кулы булып йөрсә, ә хәзер үзе комбайн руле артына утырып, кыр корабын иярли. Абыйсы энесенең башкарган хезмәтен бары тик яхшы яктан гына бәяли. “Марсель минем кул астында инде берничә ел эшли. Без аның белән бергәләп “Нива” маркалы комбайнын йөртәбез. Бүгенгесе көндә икебезгә ике комбайн. Безнең гаиләдә комбайнчылар күп. Дәү әти дә, әти дә шушы техникада эшләгән. Бездә комбайнчылар династиясе дисәң дә була. Марсель да техникада эшләүне ярата”, – ди абыйсы.
Бу көннәрдә уңыш җыю өчен һава торышы да шатландыра. Баштарак иген яшелрәк булган, чүп тә чыккалаган. Хәзер инде коры һава торышы булганда, рәхәтләнеп ару-талуны белми эшлиләр. “Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү, техникаң ватылмыйча эшләү – комбайнда эшләгәндә иң рәхәте шушы”,– ди агалы-энеле Нурисламовлар шат елмаеп.
Әйе, чынлап та авыл җирендә төпләнеп калып, үз техникасы белән урып-җыю кампаниясе чорында фермер хуҗалыкларына бөртекле культураларны югалтусыз җыеп алуда булышучы Денис белән Марсельнең өлеше зур.