

–Уракка үткән атна ахырында төштек. Хәзер “Магдон” комбайнында Михаил Мехеев (рәсемдә) арпа культурасын теземнәргә сала. Турыга суктырмыйбыз. Бер дүрт көннән сугарга була. Уңыш елына күрә шатланырлык. Инде 300 гектардан артык мәйданда туңга сөрү эшләре тәмамланды. Бу эштә Т-150 тракторында Георгий Баюршин көч сала. Мал азыгы да җитәрлек әзерләнде. Печән, салам хәзерләнде, сенаж салынды. Кукуруз җитешкәч, әле тагын силос та булачак, кышлату чорын чыгарлык азык әзерләнде. Комбайннардан соң иген басуларындагы саламнарны рулоннарга кысып, озак еллар шушы хуҗалыкта эшләгән Олег Гайдуллин МТЗ-82 тракторында рулоннарны үзе төйи, үзе ферма янына кайтара, үзе эскертләргә өя, – дип эш барышы белән таныштырды мөдир Даниф Нигамәтҗанов.
Бүгенгә урып-җыю эше туктап тора, чөнки бодай бик тулышып бетмәгән. Көннәр болай коры торса, атна ахырына бодай урагына төшәргә әзерлек сызыгында тора комбайнчылар.