Авыл хуҗалыгы
12 август 2021, 11:25

Фермер хуҗалыгында эш гөрли

Бүгенге көндә “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында көзге бодайны урып-җыю төгәлләнгән диярлек. Җәйнең коры булуына карамастан, уңыш әйбәт чыга – урыны белән һәр гектардан 17 центнердан артык бөртек җыеп алынган.

Фермер хуҗалыгында эш гөрлиФермер хуҗалыгында эш гөрли
Фермер хуҗалыгында эш гөрли

Яңа Ялдәк авылы механизаторлары алдан урылган бу культураны җыюга июль уртасында үк керештеләр. Ургычлы МТЗ-80 тракторлары белән аны Азамат Мостафин теземнәргә салды. Бөртекне суктыруга “Нива” комбайны белән тәҗрибәле игенче Азат Мөниров чыкты. Урып-җыю вакытында һәр минутның кадерле булуын яхшы аңлаган механизаторлар ындыр табакларын ашлык белән тутырганнар. Урып-җыю конвейеры хуҗалыкта тулы көч белән эшли.
МТЗ-82 тракторында саламнарны рулоннарга салуда яшь механизатор Радик Вәлиев эшли.
–Үз эшенең остасы ул. Вәлиевлар гомумән уңган гаилә. Аның бертуганнары Рәмис белән Динар да хуҗалыкның уңган эшчеләре. Әниләре Ләйлә пилмән эшләү цехында озак еллар ярымфабрикатлар эшли. Акыллы, эшсөяр уллары да үзе сыман бер эштән дә чирканып тормыйлар. Тоталар да эшлиләр, – дип мактый Вәлиевларны Әхләф Зарипов.
Игенчеләрне кырда кайнар ризык белән тәэмин итеп торулары да кызу эш вакытында зур әһәмияткә ия. Ындыр табагында да эшләр кайнап тора. Ашлык чистарту җайланмасының туктаусыз эшен Рәзил Хаҗиев тәэмин итеп, механизмнарны тулы тәртиптә тота. Бу урында инде берничә ел эшләгәнгә күрә, техниканың барлык нечкәлекләрен белә. Чистартылган ашлыкны әлегә көзгә чәчү өчен әзерлиләр. Ындыр табагында ашлыкны Динар Вәлиев, Камил Йосыпов, Дамир Шәймөхәмәтовлар өемнәргә салып торалар. Яшүсмер егетләр үз теләкләре белән ындыр табагына эшкә төшкәннәр. Алар бирегә кайткан ашлыкны Рәзил абыйлары белән чистартып, урнаштырып баралар.
Көзге бодайны җыеп бетергәннән соң, игенчеләр солыны теземнәргә салырга керешәчәк.
– Билгеле, бөртекле культуралар узган елгы сыман югары уңыш бирмәде. Ә бит ашламаларны да тиешле күләмдә керткән идек, чәчүлекләрне дә эшкәртеп тордык. Ни кызганыч, һава шартлары бездән тормый шул, – ди фермер кайбер басуларындагы иген башакларын карап.
Чынлап та, бу фикер белән килешмичә булмый. Тик бернинди авырлыкларга карамастан, игенчеләр һәр елны үзләренә сабак алып, тәҗрибә туплыйлар. Алдагы ел уңышы мул булсын өчен җир әзерләү, югары репродукцияле орлыклар алып, арыш чәчүенә әзерлек сызыгында торалар. Тиздән, 15 августтан да калмыйча, биредә 226 гектар мәйданда ашлык чәчеләчәк.
Биредә мал азыгы әзерләү дә туктамаган, чөнки башмаклар белән 120 баш сыер, бәрәннәре белән 300 баш сарык һәм 60 баш атны сыйлы итеп кышкы чорны чыгарырга бик күп кирәк. Әлегә 1600 рулон печән кайтарылып урнаштырылган. Узган ел төзелгән печән саклагычы бик уңайлы булган. Кышын терлекчеләр кар көрәп ятмыйлар, кар астында да калмый түбәсе ябылган бинада болын печәне сыйфатын югалтмыйча саклана. Басудан рулоннарны МТЗ-82 тракторында Вилдан Шакиров ташып, печән саклагычка урнаштырып бара. Сыйфатлы, рационга бай мал азыгы ашаган терлекнең, әлбәттә, ите дә тәмле була. Эре мөгезле терлекне үстереп, ислам кануннары буенча чалып, хәләл итне үзләренең цехында бүлгәләп, төрле ярымфабрикат продукцияләре эшләп сату белән шөгыльләнгән фермерлар өчен бу бик мөһим.
Биредә терлекләр электр көтүчесендә көтелмиләр. Көтүче Кадим Карипов иртәдән кичкә кадәр хуш исле болыннар буйлап үз ирегендә йөртеп, кичкә ферма абзарына алып кайта. Атлар гына электр көтүчесендә тотыла. Ни өчен сыерлар, сарыкларны да шулай гына итмисез бик уңайлы сыман, дигән сорауга Әхләф Зарипов болай дип җавап бирде: “Әлбәттә, уңайлы, тик шунысы бар – сарыклар бәрәнләү белән аларны козгыннар чокый, сыерларның да күбесе көтүлектә бозаулый, хәзер кыргый җәнлекләр күп, шуңа терлекләрне куркыныч астында калдырмыйбыз. Көтүче барысын да карап, күз-колак булып тора. Безгә шулай уңайлы”.
Фермер хуҗалыгының һәр тармагында да эшләр гөрләп бара.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас