

Район кырларында агымдагы елгы урак өсте кампаниясе дә эзлекле рәвештә дәвам итә. Һава шартлары уңай, барысы игенче кулында. Тепляк авылындагы “Коробейников” крестьян-фермер хуҗалыгында да басу кыр эшләре гөрләп бара. Хуҗалык басуларында тракторлар гөрелтесе тынып тормый. Урып-җыелган җирләрне туңга сөреп, көзге чәчүгә әзерлек эшләре бара. Әлеге мөһим агрочараны тракторчылар өлгер темплар белән башкаралар. Илшат Шипаев һәм Фәнил Әхмәтхановлар хуҗалыкта инде берничә ел рәттән бу кампаниядә эшләп, үзләрен яхшы яктан күрсәтергә җитешкән. Алар көннәр аяз торганда басу мәшәкатьләрен озакка сузмый, җиренә җиткереп эшли.
– Бүгенге чәчү әйләнешендә бодай, арыш төп культуралар булачак. Чәчүне 15 августларда башларга уйлыйбыз. Хәзер безнең алда арпа, бодай культураларын җыеп алу бурычы тора. Сынатмабыз, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Андрей Коробейников.