

– Безнең районда бу эш актив башланып китте. Дүрт инструкторлык участогы һәм авылларда 24 хисап участогы булдырылган. Исәпкә алучылар 1 августтан авыл хуҗалыгы исәбен алу кысаларында йорт хуҗалыкларын йөри башлады һәм алар райондагы барлык шәхси хуҗалыкны барлаячаклар. Анда 26 белгеч катнаша, алар кирәкле белем тупладылар. Шәһәрдә шәхси хуҗалыкларны исәпкә алу булмый, – ди Борай районы буенча кече исәпкә алу штабы вәкиле Флүрә Кадермөхәмәтова.
Әлеге кампания Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алганнан соң, 5 елдан да соңга калмыйча үткәрелә. Мондый исәп алу соңгы тапкыр 2016 елда узган булган. Исәпкә алуда авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган ширкәтләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнаша. Исәпкә алучылар җир ресурслары, алардан ничек файдалану, чәчү мәйданнары, авыл хуҗалыгы җирләре, җитештерү инфрактурасы һәм хуҗалык эшчәнлеге алып бару шартлары турында сорыйлар. Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлык хуҗалыклары исәпкә алу кәгазен үзләре тутырачаклар һәм электрон рәвештә юллаячаклар. Шәхси хуҗалыкларга шәхсән исәпкә алучы кереп, хуҗадан алынган мәгълүматларны туплап, махсус программалы электрон планшетка кертеп бара. Исәпкә алучылар – яшел төстәге япанчадан һәм логотиплы кепкадан, маска һәм перчаткалар киеп йөриләр. Халыкта төрле борчылулар бар. Әйтик, 2016 елда үткән авыл хуҗалыгы исәбен алу барышында кайберәүләр: “Хәзер һәр түтәл саен салым салырлар инде”, дигән шик белдергән иде. Инде биш ел үтте, бернинди дә зыянлы үзгәреш булмады. Шуңа күрә районыбыз халкы исәп алучыларны борчылмыйча, якты йөз белән каршы алсыннар иде. Исәпкә алынган мәгълүматлар конфеденциаль, ул бернинди органнарга шулай ук салым оргынына да бирелми. Чөнки һәр хуҗалыкка вакытлыча исәп коды бирелә. Бу исә шушы чорда булган хәл турында мәгълүмат алу өчен генә эшләнә.