Авыл хуҗалыгы
6 август 2021, 07:25

Фермерның эше уңай бара

Иске Тазлар авылында беренче булып үз эшен ачып җибәргән фермерлар Илия һәм Әлфит Әгъләмовларның тыйнак кына тырыш хезмәт белән көн күрүен бүген һәркем белә.

Фермерның эше уңай бараФермерның эше уңай бара
Фермерның эше уңай бара

Моннан ике ел элек Илия килен булып төшкән авылында крестьян-фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә. Гаилә башлыгы Әлфит аның уң кулы, олы ярдәмчесе булып тора. Уллары Алмаз, Альмир һәм Азамат та хуҗалыкта бердәм булып эшлиләр. Хуҗалыкны оештырып җибәргәндә башта 381 гектар мәйданда җир алсалар, аннары инде “Башлангыч фермер” программасы нигезендә токымлы маллар алып, басучылык һәм малчылык тармакларын янәшә алып баралар. Авыл кешесе өчен җир эшкәртеп иген үстерү бервакытта да җиңел эшләрдән булмады. Алар да кирәкле техниканы, агрегатны читтән эзләп булмый инде дип, хуҗалыгына иң элек ЮМЗ, Т-40 тракторлары һәм тагылма агрегатлар сатып алалар. Бар эшне дә шуның ярдәмендә башкара Әгъләмовлар. Фермер әкренләп кенә үзенең җир биләмәсен арттырырга ниятли. Игенчелек тармагын ныклап үстереп, киләчәккә йөз тотып, үз көнен күреп, уңышны арттыру ысулларын тирәнтен өйрәнеп, янып эшли.
111 гектар мәйданда бөртекле культуралар үстерәләр. Бүгенге көнне шуларны җыеп алу белән мәшгульләр. Комбайнчы Денис Нурисламов (рәсемдә) һәр елны бу хуҗалыкка килеп, урак эшләрендә катнаша. Сугылган ашлыкны амбарга ЮМЗ тракторында Азамат Әгъләмов ташып тора. Әлегә ашлык келәтенә 200 центнер ашлык кайтарылган. Әле җыеп алынасы арпа, солы һәм бодай культуралары да бар.
Фермердан быелгы уңышлары, киләчәккә уй-планнары турында кызыксынгач, бер мәлгә уйга калды ул. Һәрвакыт әнә шулай үз сүзен уйлап, үлчәп әйтә торган гадәте бар аның. Бу елны уртачадан түбәнрәк, дип бәяләсә дә, арыштан мул уңыш җыеп алынуына сөенә ул. Икмәк сатып кына көнне-көнгә ялгап яшәп булмавын истә тотып, узган ел ул авыл читендә терлекчелек бинасына 150 баш токымлы таналар алып кайкан. Әлеге вакытта 40 баш савым сыеры бар. Тәүлегенә 930 литр сөт савып, Балтач сөт заводына тапшырып, ярыйсы гына табыш китерәләр хуҗалыкларына. Әлбәттә, инде анда бергәләшеп хезмәт куялар. Тормыш иптәше, өч улы күп вакытларын шунда үткәрәләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас