Авыл хуҗалыгы
29 июль 2021, 10:30

Бал кортыдай эшчәннәр

Кушманакта ихата саен диярлек бал кортлары асрыйлар. Тирə-якта “балчы бабай” исемен яулаган Назыйф абый без барганда хатыны Фəнидə апа белəн бал аертып яталар иде. Бакча тулы бал корты умарталары гөж килеп тора, ə умарта эченнəн алынган рамнар эче шыпкып бал белəн тулган, кəрəзлəр гəрəбə сыман ялтырап тора. Назыйф ага берəм-берəм кəрəзле рамнарны ала, ə хуҗабикə чөрек салынган өрдерткеч белəн бал кортларын төтəсли, аннары инде кəрəзлəрне бал суырту җиһазына тезəлəр һəм аерталар. Менə шулай татлы да, шифалы да бал алына. Кортчылар өчен бал кортлары асрауның иң күңелле мизгеле, мөгаен, шушыдыр.

Бал кортыдай эшчәннәрБал кортыдай эшчәннәр
Бал кортыдай эшчәннәр

Шәрәфгалиевлар ихатасында 35 баш бал корты гаиләсе асрала.

Назыйф абый: 

–Шушы 35 баш умарта оясын бер җәй эчендә генә дә ничә кат кулыңнан үткәрәсең?! Күрәсеңме, аларның һәрберсенә номер сугылган –шунсыз булмый. Бүген кайсы ояны караганыңны, нишләгәнеңне һәркөнне махсус дәфтәргә язып барасың. Корт аналарын өч елдан соң алыштырабыз. Умарталыкта эш март уртасында башлана, ноябрьнең унбишләрендә бетә. Оялар “омшаник”ка, яки өй базына– кышлауга күчерелгәч. Кортчылыкта эшне ир-атныкына яки хатын-кызныкына бүлеп булмый . Бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм итеп эшне башкарабыз. Вак-төяк мәшәкать бик күп. Рамнарны чистартасың, юасың... Аннан рама кагарга кирәк, шул рамга чыбыкларын тарттырасың. Язга чыккач, умарта ояларының эчләрен бер кат юып, чистартып чыгарасың. Бал ипие –перга кайта башлагач, балавыз куясың.

–Ят исне кортлар яратмый. Шуңа күрә, арыган булсаң да, кич гел чайканып чыгарга тырышасың. Никадәр көйләреннән торсаң, кортлар сине шулкадәр хөрмәт итә. Көйләргә өйрәнеп беттек инде без аларны.  Бер сезонга ничә тапкыр корт чага? Аны кем санаган?! Бал төшәр алдыннан өрдергәнне дә белми алар. Никадәр киенсәң дә, керергә урын таба–барыбер чага. Бал аертканнан соң да бик усалланалар– оядагы балны саклыйлар. Без бит ир-ат кебек комбинезон гына киеп куя алмыйбыз, хатын-кызга җайсыз ул. Күлмәк өстеннән кисәң, көне буе кояш астында ничек эшлисең? Шуңа күрә, ак халаттан гына карыйбыз. Йөрәк авыртуы булган кешегә генә ярамый, ә болай корт чыгуы файда гына ул,–ди Фәнидә апа сүзгә кушылып.

Шәрәфгалиевларның бакчасы тулы бал корты умарталары булса, ә абзарлары тулы мал һәм кош-корт асрала. Ике баш савым сыерлары бар. Савылган сөттән каймак, катыгын, эремчеген әзерләп, базарга чыгарып сатып та, табыш алалар. Бу эштә кызлары Лилия әти-әнисенә булыша. Авыл җирендә болай да эш күп, ә бал кортлары да, мал да асрап яшәү өчен булдыклылык һәм эшсөярлек кирәк. Шәрәфгалиевлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас