

Гаиләдәге кебек уңайлылыкны булдыру, иң беренче чиратта, җитәкчелеккә бәйле. Ә крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Раил Арсланов һәр хезмәткәре өчен җан атып тора, мактап туя алмый аларны.
–Бездә кешегә эш кушасы юк, һәркем үз вазыйфаларын белә,–диде фермер бу юлы да. – Моннан ун ел элек мин эшләргә кеше эзли идем, хәзер, киресенчә, безне эзләп киләләр.
Әйе, эш дигәннән, аның иң кызу вакыты бит. Игенчегә бәйрәм, ял юк, көннәр уңай торганда кыр эшләренә җитешергә кирәк. Арыш басуында 4 комбайн һәм ике ЗИЛ йөк машинасы эшли. Бәйсәкә авылы янындагы иген басуында комбайнерлар Финус Ямалтдинов, Радик Бәләгутдинов, Шамил Батталов, Рәзәви Мөгаллимов, Рузид Гайфуллин, Илдус Мөхәмәтьяровларны очраттык. Бу егетләрне беренче тапкыр гына күрүебез түгел, сыналган игенчеләр. Аларның кәефләре күтәренке иде. Иртәнге сәгать алтыларда чыгып китеп, кичке сигез-тугызларсыз техниканы туктаткан юк, ди алар.
Бункерлары тулган комбайннарга туктап торырга өзеклек кертмичә, шоферлар Рәиф Ильясов, Зөфәр Бәләгутдинов, Рәмис Шәйхетдиновлар һәр минуты кадерле икәнен яхшы аңлап арышны Ваныш һәм Миңле авылларындагы амбарларга ташып торалар. Кайткан ашлыкларны келәтләрдә Илфир Шаригин, Рәмил Гәрәев, Филгат Хәмидуллинар чистартып, көзге чәчүгә орлык салып баралар. Хуҗалыкта шулай ук арыштан соңгы мәйданны дисклап, бөртеклеләрне чәчү өчен җир әзерләүдә “ДТ-75” тракторында иярләгән Идрис Камалов, “Т-150” тракторларында Ирек Шаригин, Радик Яхин, Азамат Вахитовлар эшлиләр. Киләчәк ел уңышы мул булсын дип эшли егетләр. Хуҗалык уңганы эретеп ябыштыручы Рузолин Шәрипов ярдәме белән техника әзерлек сызыгына куела. Ул иртәдән кичкә кадәр һәр сезон өчен агрегатларны, комбайннарны ремонтлап, әзерләп тора.
Игенчеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган: көнгә ике мәртәбә җылы ризык белән сыйлыйлар, ягулык-майлау материаллары да тупланган, авырлыклар юк. Аш бүлмәсендә Флорида Мифтахова хезмәт куя.