

Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип юкка гына әйтелмәгәндер халык мәкалендә. Чөнки ашлык кайтып урнаштырылгач кына, игенчеләр җиңел сулап куя. Ындыр табагында эшләүчеләрнең дә табыннарыбызны икмәкле итүдә өлеше бик зур. Без дә быелгы байлык–алтын бөртекләр белән тулы сарайларны күреп кайтыйк, анда хезмәт куючыларның хәлләрен белик дип, «Батталов» крестьян-фермер хуҗалыгында булдык. Ашлык киптерү җайланмасы, трактор-машиналар тавышыннан ындыр табагы гөр килеп тора иде. Арыш культурасының соңгы гектарлары калып барса да, бодай, арпа, солы үскән гектарларга әлегә тотынылмаган да, дилбегәне бушатырга иртәрәк әле игенчеләргә.
–Быел басучыларның эше тыгыз булды. Уракка иртәрәк төштек бит, уңыш та аллага шөкер, эш күләме зур, кыска вакыт аралыгында игеннәрне җыеп алырга кирәк. Көзге чәчү, җир сөрү кебек башка мөһим эшләрне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый,–диде хуҗалык җитәкчесе Данил Батталов. 200 гектар мәйданлы арыш басуында “Лида” комбайнын Марат Зарипов йөгәнли. Бер гектардан уртача 15 центнер уңыш чыга. Көн саен 40 тонна ашлык басудан амбарга кайтып тора. Ашлык чистарту агрегаты эшне бик җиңеләйтсә дә, эшче кулларсыз булмый. Биредә тәҗрибәле авыл уңганы Борис Садретдинов белән Фидәнис Шәрәфисламовлар көч сала. Басудан кайткан ашлыкны көнен көнгә чистартып, көзге чәчүгә орлык салып, җитешеп баралар. Бөртекле культуралардан соң басуларга икенче бригада эшкә керә. Җирне культивацияләүдә “МТЗ-82” тракторында Мансур Таипов көч сала. Кыскасы, биредә эш җепкә тезелгәндәй гөрләп бара. Мәшәкатьләр бик күп булса да, муллык сөендерә.