

“Нива” комбайнында Ринат Маннанов, Илнур Минəҗев, Рəмзил Мөгыйнов, “Палессе”да Əлфир Нигамəтҗанов 180 гектар мəйданда арыш суктыралар. Тəҗрибəле механизаторларның бер-берсен ярты сүздəн аңлап эшлəүлəре читтəн дə күренə. Ике комбайн берьюлы бункерларын тутырып, килеп туктыйлар да, машина шоферына ишарə ясыйлар. КамАЗ шоферы Айрат Фазылов машинасын шунда ук ике комбайн арасына китереп тə куя. Хуҗалыкның Мамады авылы янəшəсендəге басуында борчак сугу эшлəре дə уңышлы бара. Анда яңа,заманча дүрт комбайн эшли. Шулай
ук сенаж чокырларына яшел масса ташыла.