Истәлекләр күңелдән җуелмый

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы – ил тормышында, тарихында тагын бер сынау, гаять зур фаҗига. Ул дәһшәт һәр совет йортының ишеген шакый һәм күп гаиләләрне мәңгелелек кайгы-хәсрәткә сала. Калмык авылы егете Гали Фаздин улының язмышында да бетми торган әз калдырган.

Истәлекләр күңелдән җуелмыйИстәлекләр күңелдән җуелмый
Истәлекләр күңелдән җуелмый

Гали ага Калмык авылында туып-үсеп, дүрт класс белем алгач, көче җиткән һәр эштә хезмәтен сала. Бигрәк тә тимер-томыр эше белән мавыга башлый һәм гомерлек һөнәре итеп тимерче булырга хыяллана. Кызганычка каршы, сугыш башлана. Ул вакытта аңа нибары 16 яшь була.
Бөтен ир-атларны фронтка алып киткәч, авылда калган хатын-кызлар белән басу эшләрендә дә аңа эшләргә туры килә. Әмма ләкин унҗиде яше тулу белән аны хәрби әзерлек үтү өчен Алкинога алып китәләр. Шуннан инде туп-туры фронт. 783нче укчы полк составында Харьков шәһәренә барган каты сугышка юллана ул. Биредәге алышлар вакытында уң аягы авыр яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң тернәкләнүгә өенә озатыла. Отпусктан соң взвод командиры ординарецы булып хезмәт итә. Аннары отделение составында Украинаны азат итү өчен барган сугышларда катнаша, немец илбасарлары төркемен юк итүдә батырлык һәм каһарманлык күрсәтә шуның өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Гали Фазлытдиновның сугыш юлы моның белән генә тәмамланмый. Ул Прага шәһәрен азат итүдә дә катнаша.
– “Праганы азат иткән өчен” медален алу өчен белешмә бар. Әмма медаль әллә сакланмаган, әллә булмаган. Одер елгасын кичеп чыкканда, плацдарм яулап алган өчен Сталиннан Рәхмәт кәгазе ала. Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә, “Германияне җиңгән өчен” медале дә бар. Әтиебез – Берлинга кадәр барып Җиңү көне китергән кеше. Әтиемнең ике абыйсы Тимерхан һәм Фоат та сугышның беренче көнен-нән үк фронтта булалар. Бик күп сугыш михнәтләре күреп, туган авылларына исән-имин әйләнеп кайталар. Фоат абзыебызның да Кызыл Йолдыз ордены бар иде. Без алар белән гомергә горурланып яшәдек, – дип, якыннарының хәрби юлы турында сөйләде Гали аганың кызы Алкия апа.
Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышы совет гаскәр-ләренең Бөек Җиңүе белән тәмамланганнан соң да әле Гали Фазлытдиновны өенә кайтарып җибәрмиләр.
Газиз Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәгән Гали Фаздин улы, әби-бабалары җиренә, кендек каны тамган туфракка – туган авылы Калмыкка кайтып төпләнә. Колхозда тимерче булып хезмәт итә. Аның оста куллары белән эшләнгән тимер мичләр, ямалган самавыр, чәйнекләр тирә-як авылларда яшәүчеләрдә әле дә сак-ланадыр, мөгаен. Ул сугыш ветераны гына түгел, үз эшенең остасы буларак танылу алган кеше була.
Утлар-сулар кичкән фронтовик Каратамак авы-лының чибәр, уңган һәм тырыш сылуы Зәвия белән гаилә корып җибәрә. Тормыш иптәше белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Әмма ләкин гомерләре генә кыска була Фазлытдиновларның.
Һәр гаиләнең үз тамырлары, үз тарихы һәм геройлары бар. Гали аганы да балалары беркайчан да онытмыйлар, алар белән горурланып, үрнәк алып яшиләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас