«Сугыш барган вакытта анда нигә киттеләр микән, Әзәлия исемлесе үсмер генә бит», – дигән уй башка керде. Әмәлгә-тәңгәл дигәндәй, Әзәлия апаның кече кызы Фидәлия белән бергә эшлибез, һич кичекмәстән, аңардан бу турыда сораштым. Ул миңа китап язарлык яки фильм төшерерлек тарихны күз яшьләре аша бәян итте.
Әзәлия чәчәге исемен йөрткән бу кыз бала 1931 елда Карабай авылында күпбалалы Гәлиәхмәтов Нигамәтьян һәм Рәхимә гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе «Красноармеец» сельхоз артелендә эшләп, Әзәлия бертуганнары белән мәктәптә укып, матур гына яшәп ятканда, дәһшәтле сугыш башлану турында хәбәр килә. Гаилә башлыгын сугышка озаталар. Колхоздагы, шәхси хуҗалыктагы барлык эш хатын-кызлар, карт-корылар һәм балалар җилкәсенә торып кала. Тылда калганнар да, сугыштагы батырлардан һич калышмый, җиңү көнен якынайтырга тырышып, ару-талуны исәпләми, хезмәтләрен куялар. Әзәлия дә көченнән килгәнчә, кул арасына керә. Эшенә дә түзә, ләкин ачлык ачысына түзеп булмый!
Фашист илбасарларыннан азат ителгән территориядәге хуҗалыкларны тергезү өчен ярдәмгә килергә чакырып, хөкүмәт халыкка мөрәҗәгать итә. Борай районы хезмәтчәннәре дә бу эштән читтә калмыйлар. 1944 елда район авылларыннан мөгезле терлек җыеп, Украина якларына озаталар.
Әзәлия тау астына төшеп, какы эзләп йөргәндә олы апасы Рауза йөгереп килә дә: «Сеңлем, мин сыер көтүен куышып барам, юлда ашау да булачак, әйдә минем белән, тамак тук булыр», – дигәч тә, Әзәлия уйлап та тормый, ризалаша. Хәтта өйгә кереп, әнкәләренә дә әйтеп тормыйлар, күз күрмәгән, колак ишетмәгән, мең ярым чакрымнан да артык булган, михнәтле сәяхәткә җәяүләп, чыгып китәләр. Әзәлия юкка чыккач, әнкәләре елый-елый, кайгыдан авырый. «Юл газабы – гүр газабы», – дигән әйтем бар. Малларны куып баручыларга бу юлда чиксез газаплар кичерергә туры килә. Көтүне юл буенча ашата-ашата, баткак юллардан бару, туплап тору, елгалар аша кичеп чыгу, киң елгалар аша чыкканда малларны паромга куып кертүләр, койма яңгырларда калып өшеп-туңулар, ачык һава астында төн үткәрүләр, алмашлап сакта торулар, бер дә белмәгән, сугыштан калган җимерек авыл-шәһәрләр аша үтүләр һәм дә ачлык! Ярый әле сыерларны савып, сөтен эчәләр, җае туры килсә, ризыкка алыштыралар, сирәк булса да җирле халык кешеләре белән сөйләшеп, җирне казып эшләнгән мунчада юыналар. Вакыты белән, сусауны басар өчен җирдә җыелып яткан суны да эчәргә туры килә аларга. Малларны югалтмыйча, тиешле урынга илтеп җиткерү дә үтә зур җаваплылык таләп итә. 1944 елның язында юлга чыккан булсалар, Украина җиренә барып җитеп, малларны тапшырганда инде кыш була.
Тимер юлдан поезд белән кире кайтыр өчен күпмедер акча тараталар. Рауза сеңлесен баштан-аяк киендерә, чөнки өйдән киеп киткән кием тузып беткән, аякта да юк. Бераз үзенең өс-башын юнәйтергә дигән уй белән, Рауза апасы Әзәлияне вокзалдагы эскәмиягә утыртып калдыра да, үзе эш эзләп китә. Әзәлиягә шул урында гына утырып торырга, беркая да китмәскә куша. Күпмедер вакыт үткәч, кыз кырына бер хатын килә дә, нәрсәдер сөйли, урысча бер авыз сүз белмәгән Әзәлия аптырап, тик карап тора. Шул вакыт хатын алан-йолан каранып ала да Әзәлия өстендәге апасы алып биргән пальтоны, башлыкны һәм ботинкаларын салдырып ала да, юкка чыга. Кыз елый башлагач, тирә-ягына кешеләр җыела, урысча эшдәшәләр, нәрсәдер сорашалар. Арадан казах егете дәшә һәм Әзәлия аңлый, җавап бирә. Күп тә үтми, милиционерны чакырып китерәләр, ул хәлне төшенеп, Әзәлияне үзе белән ияртеп алып китә. «Юлыбыз ерак кына булды, урманнар аша бардык», – дип күп еллардан соң искә алып, балаларына сөйләгән ул. Әзәлияне Курск өлкәсенең Хомутов районындагы Колячек поселогындагы балалар йортына урнаштыралар. Барып кергәч тә, кызның озын чәчләрен кырып алалар, юындыралар, кием бирәләр һәм ашаталар. Баштагы мәлдә урысча белмәгәнлектән бик читен була аңа, ләкин бер урыс кызы беренче көннән үк Әзәлиягә ягымлы итеп эндәшә, кулына нидер тоттыра. Ул әйбернең нәрсә икәнен белмичә, Әзәлия тактага язып карый, теге кыз ымлап, ашамлык икәнен аңлата. Ул үз гомерендә беренче тапкыр шоколад авыз итә. Соңыннан да бу урыс кызы Әзәлияне гел якын күрә, яклап йөри. Тиз арада Әзәлия балалар йортындагы тормышка ияләшә, урысча сөйләшергә өйрәнә, яхшы билгеләргә укый һәм рәсем төшерүгә һәвәсләнә. Биредә укытучылар да, тәрбиячеләр дә бик әйбәт булалар. Өс бөтен, тамак тук, бар да яхшы, ләкин кыз гаиләсен, туган ягын өзелеп-өзелеп сагына. Монда урнашуына дүрт еллап вакыт узса да, әти-әнисен, авылын уйламаган көне дә булмый. «Ничек өйгә кайтырга соң?» – дип уйланып йөргәндә үзенең кайсы яктан икәнлеге исенә төшә һәм «Мине килеп алыгыз», – дип, туган якка хат яза. Аның тышына: «Башкирия, Кулаевкий сельсовет, Рахиме», – дип язып сала. Хат авыл советына килеп җитә һәм анда эшләгән Карабай авылы кешесе: «Рәхимәнең югалган кызыннан хат килгән!» – дип сөенечле хәбәр җиткерә.
Бу вакытта инде әткәсе дә сугыштан яраланып, II төркем инвалид булып кайткан, авылда тормыш һаман да авырлык белән бара. «Әлеге вакытта берничек тә барып алалмыйбыз бит, кызым», – дип, әрнеп, язалар җавап хатында. Яхшы билгеләргә укыган акыллы, тыйнак кызны тәрбиячеләрнең дә җибәрәселәре килми. «Син туган якларда тормыш әле дә авыр. Монда калсаң, юкка чыкмассың», – дип үгетли балалар йортының директоры да. Ләкин Әзәлиянең карары нык була һәм тәрбияче апасы аны үзе Карабайга кадәр озатып килә. 13 яшендә сыер көтүе куып, билгесез ерак юлга китеп, югалып калган Әзәлия 17 яшендә буй җиткереп, шәһәрчә ыспай киенеп, озын толымнар үстереп, ниһаять, туган нигезенә кайтып керә!
Рауза апасы күптән кире кайткан, кияүгә чыгып, Свердловск өлкәсендә яшиләр икән. Күп тә үтми, Әзәлияне дә шул якка урман кисү эшенә җибәрәләр. Анда ул күрше Бигәнәй авылы егете Гарифьянов Гафурьян белән танышып, гаилә коралар. Бигәнәй авылына төпләнеп, 60 ел матур гомер кичерәләр, алты бала үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Кызганычка каршы, бала кайгысы күрергә дә туры килә аларга. 30 яшьлек уллары эштә фаҗигале һәлак була. Гомер буе эштән башканы белмәгән ачык йөзле, якты чырайлы Әзәлия апа 80 яшендә, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәп, дөнья куя.