Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
10 декабрь , 11:00

Без онытмасак, алар яшәячәк

Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана.

Без онытмасак, алар яшәячәк
Без онытмасак, алар яшәячәк

9 декабрьдә Русиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата – ата-бабаларыбызны искә алу гына түгел, ә мактаулы бүләкләргә лаек булган барлык замана батырларына хөрмәт күрсәтү дә.

РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, Русия Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез бу көнне.
Борай районы Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән өч Советлар Союзы Геройлары – Таҗетдин Гыйләҗетдинов (Зур Бадрак), Әхмәт Закиров (Кәшкәләү), Сәхип Майский (Бигәнәй), Бөек Ватан сугышы каһарманы, Дан орденнарының тулы кавалеры Оршат (Иван) Кашаповны биргән. Батыр райондашларыбызның исемнә-ре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калган. Туган илне яратуларын яу кырында һәм хезмәт фронтында тиңсез батырлыклары белән раслаган бу данлыклы якташларыбыз бүген арабызда юк инде. Әмма аларның Ватан хакына кылган каһарманлыклары онытылмый, исемнәре халык күңелендә яши.

Советлар Союзы Геройлары турында даими язып торабыз. Әмма, тагын бер тапкыр искә төшерү артык булмас.

Сәхип Нурлыгаян улы Майский (Мәхүбгалиев) 1901 елның 17 гыйнварында Борай районы Бигәнәй авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Җиде сыйныфны тәмамлаган. Колхозда эшли. 1919 елдан Кызыл Армиядә хезмәт итә, Гражданнар сугышында, 1939-40 еллардагы совет-фин сугышында катнаша. Казан пехота училищесын тәмамлый. СССР Югары Советы Президиумының 1940 елның 7 апрелендәге Указы белән фин Акгвардиячелегенә каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәкле үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен капитан Сәхип Майскийга Башкортстаннан беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аңа Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында механикалаштырылган бригада командиры урынбасары булып катнаша Сәхип Нурлыгаян улы.

Коуккуниеми авылы (хәзер-ге Ленинград өлкәсенең Приозерск районы) өчен барган сугышларда үз батальоны сугышчыларын сигез тапкыр атакага күтәрә ул. 23 декабрьдә Майский каты яралана, ләкин батальон хәрби бурычын үтәгәнче сафта кала. 1942 елның 24 гыйнварында госпитальдә үлә. Ростов өлкәсенең Багаевская станицасында туганнар каберлегендә җирләнгән. Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Мәңгелеккә хәрби часть исемлегенә кер-телгән. Туган авылында аңа hәйкәл куелган, Борай авылында бер урамга аның исеме бирелгән, мәктәптә аңа багышланган музей эшли. Ростов өлкәсенең Багаевская станицасында Майский урамы бар.
Хәзерге көндә районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары икәү генә: Кузбайдан Заһит Әхтәриев, Бәйсәкәдән Миңнерәшит Сафиуллин. Ин-де йөзгә җитеп килүче акса-калларның бүгенге көндә исән-имин яшәп ятуларын күрү бик шатлыклы. Яугирләрнең урыны түрдә.

Әфганстан, Чечен, Сирия сугышларында катнашып, батырлыклар күрсәткән якташларыбызны да онытырга хакыбыз юк.

Илебездә киеренке чор, халкыбызның иреген чикләргә тырышучыларга каршы көрәш бара. Әлеге махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә безнең районның мобилизацияләнеп, үз ирке буенча контракт төзеп киткән ир-егетләребез дә катнаша. Бик кызганыч, районыбызның баһадирдай ир-атлары Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булалар. Курку белмәс әлеге райондашларыбызның кыюлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, илебез һәм аның тарихы белән горурланабыз. Туган җиребездә һәрчак тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен иде.

Геройларыбыз йөргән сукмаклардан горурлык хисләре белән алга атлыйк, исемнәрен онытмыйк. Аларны хөрмәтләп искә алу, алар хакындагы тарихны яшь буынга биреп калдыру – безнең бурыч.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас