Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
3 декабрь , 14:10

Картаймагыз әле, Заһит абый!

Илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгели. Хәзерге көндә Борай районы Кузбай авыл советында исән калган ветеран берәү генә.

Картаймагыз әле, Заһит абый!
Картаймагыз әле, Заһит абый!

Картаймагыз әле, ветераннар, картаймагыз!
Картаймагыз, әй, сез тынмас җаннар.
Сезгә кирәк әле бик күп назлар,
Сезгә кирәк әле бик күп язлар.

Сугыш... Бу сүзне ишеткәч тә, күзләрдән яшьләр тама. Ах, сугыш! Күпме батырларны, сәләтлеләрне, күпме булачак шагыйрьләрне, музыкантларны, рәссамнарны юкка чыгарды! Бөек Ватан сугышында туганнарын, якыннарын, кадерлеләрен югалту – зур кайгы бит ул.

Безнең Борай районыннан да 14 меңнән артык кеше илне дошманнардан сакларга озатыла. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Сәхиб Майскийга, Әхмәт Закировка, Таҗетдин Гыйләҗетдиновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Кузбай авыл Советыннан фронтка 676 кеше китә. Аларның 326сы вафат була, 149ы хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөрде.

Ил өстенә килгән зур сынауны Җиңүдә илебездәге һәр гаиләнең өлеше керде, кайгы җиле бер капканы да, бер ишекне дә шакымый калмады. Күп якташларыбызның гәүдәләре яу кырларында ятып калса да, яңа төзелгән һәйкәл-обелискларда исем-фа-милияләре язылгач, җаннары туган җиргә кайтып, тынычлык тапты. Районыбызның күп авылларында Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә яңа һәйкәлләр төзелде һәм төзелә.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан яугирләрнең исемлекләрен мәңгеләштереп, тулыландырып, фотолары, туган еллары, кайсы фронтларда катнашулары турында яңадан мәгълүматлар туплана.

Бүгенге көндә Кузбай авыл советында бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, бәхетен Кузбай авылында тапкан, сугыш турында хатирәләр, истәлекләр саклаган, файдалы киңәшләрен бирергә ашыккан, күкрәк тутырып көмеш медальләрен чыңлатып, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаучы Заһит абый Әхтәриев яши. Аның күкрәкләрендә орден-медальләрен күргәч, безнең күнелләрдә тыныч тормыш бүләк итүе өчен Заһит абыйга карата рәхмәт хисләре уяна. Ул Бөек Ватан сугышы юлларында мәңгелеккә ятып калганнарны да күп күргән, утны-суны кичеп, фронт юлларын үтеп, туган якларга җиңеп әйләнеп кайтучыларның берсе. Аның исем-фамилиясе башка якташларыбызның исемлеге белән беррәттән “Алар Җиңү белән кайттылар” китабында мәңгеләштерелгән.

Туган илне, изге җирне дошманнардан саклау ир-егетнең бурычы икәнен Заһит абый Әхтәриев кечкенәдән белеп үсә. Ул 1926 елның 10 июлендә Кодаш авылында Фатыйма апа һәм Рәхимҗан абый Әхтәриевларның күпбалалы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Бишенче сыйныфны Калтасы районының Күгәрчен авылында укый, ә алтынчы сыйныфны Борай мәктәбендә тәмамлый. 1939 елны Заһит абыйны әтисенең апасы Кемерово өлкәсенең Белово шәһәренә алып китә. Ул вакытта сабый авыл баласы русча белмәгәнлектән, 7 сыйныфка бер ел үткәч кенә керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, шәһәр җирендә дә яшәү авырлашкач, Заһит абый туган якларына кайта. Бу вакытта әтисе белән олы абыйсы Хәкимҗан Бөек Ватан сугышында була инде. Әтисе Җиңүне яулап кайтуга ирешә, ә менә абыйсы Хәкимҗан 1943 елда 20 яшендә Курск дугасы сугышында батырларча һәлак була.

Тылда да Бөек Җиңүне якынайту өчен халык бөтен көчен сала. Заһит абый да, башка авыл егетләренә кушылып, төрле эшләрдә катнашып, үз өлешен кертә, гаиләсенә булыша. Ул вакытта әнисе карамагында өч бала һәм зур әниләре була. Сабан сөрү, печән чабу, Аскын районында агач кисү эшләрендә өлкән яшьтәге кешеләргә бирелгән норманы әле беләге ныгып бетмәгән үсмер егеткә дә үтәргә туры килә.

1943 елның 16 ноябрендә буе 149 см, авырлыгы 45 кг булган 17 яшьлек Заһит абыйны Кодаш авылыннан биш, Кузбайдан дүрт егет белән бергә Ерак Көнчыгышка, Япония чикләренә озаталар. Сугыш елларында Туган илебезнең чикләрен саклаган 75 кешене туганнар каберендә җирләүне ачынып искә ала бүгенге көнне ветеран. Ул япон самурайларына каршы сугышларда батырлыклары өчен “Кореяны азат иткән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, юбилей медальләре дә бихисап аның.

1950 елда Заһит абый Әхтәриев туган якларына кайта. Шул ук елны Нәфисә исемле яшь, чибәр кызга өйләнә, алар гаиләсендә акыллы, тәрбияле, эш сөючән, белемле ике кыз һәм ике ул үсә.
Сугыштан соң Заһит Рәхимҗан улы тыныч тормышта хезмәт юлын дәвам итә, аңа җаваплы вазыйфаларны ышанып тапшыралар. Кузбай авылы кулланучылар җәмгыятенең сәүдә буенча рәисе урынбасары булып эшкә башлый ул, ике елдан соң җәмгыятьнең рәисе итеп билгеләнә. 1955 елда КПСС сафларына керә һәм дүрт ел Чиләбедә Совет-партия мәктәбендә укый, партиянең район комитетына инструктор итеп тәгаенләнә. Артабан Заһит абый көнкүреш хезмәтләндерү комбинаты директоры, Кузбай авыл советы рәисе булып хезмәтен сала. Лаеклы ялга чыкканчы җиде ел Карл Маркс исемендәге колхозында агроном булып эшли.

Заһит абый һич кенә дә тик торырга яратмый: бакчасында җиләк-җимеш үстерә, йорт тирәсен төзекләндереп тора. Авылдашларына акыллы киңәшләрен бирә, авыл мәчетенә йөри, һәр эшнең серенә, җаена төшендерә. Төрле очрашулар үткәргәндә аның сугыш хатирәләренең һәр сүзен игътибар белән тыңлыйбыз. Заһит абый күкрәк тулы медальләрен чыңлатып, тантаналарда яудашлары рухын яңартып, аларның батырлыклары юлын искә ала. 2015 елда 90 яшьлек юбилеен Борай авылы кафесында балаларын, туганнарын, оныкларын, авылдашларын, дусларын җыеп үткәрде. 95 яшьлек юбилеен яшәгән өендә район хакимиятеннән килгән кунаклар, туганнары, оныклары, күршеләре белән үткәрде.
Ветераныбыз бүгенге көндә дә сафта. 20 февраль көнне район ветераннары белән бергә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медален алу тантасында катнашты. 23 февраль көнне авылыбызда яугирләрне искә алып, веноклар һәм чәчкәләр салуга килде, авыл китапханәсендә укучы балалар белән очрашып сөйләште, фотоларга төште.

Районыбызда “Җиңү салюты” район фестивале старт алган көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Заһит абый Әхтәриев фестиваль символы булган Мәңгелек утны Борай авылы биләмәсе башлыгы Тимур Әгъзамовка, 13 март көнне Кузбай авылында Ваныш авылы биләмәсе башлыгы Мөнирә Камаловага тапшырды.

Олы бәйрәм – Башкортстан Республикасы көнендә – безнең хөрмәтле якташыбыз лаеклы һәм югары бүләккә лаек булды. Район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы Гәрәев аңа «Борай районының Мактаулы гражданины» таныклыгы тапшырды.

Заһит абый зур, куркыныч Бөек Ватан сугышы елларын лаеклы үткән. Сугыш булган җир өстендә аның да батырлык эзләре уелып калган. Без көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел ветераныбыз Заһит Рәхимҗан улы белән горурланабыз һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, аңа ныклы тазалык, шатлыклар, алдагы көннәрдә дә бәхетле булуын телибез.

Рәхмәт сезгә, Заһит абый! Бөек Җиңүдә сезнең өлешегез чиксез! Сез күргәнне инде безгә, безнең балаларга күрергә язмасын.

Автор: Роза Габдулхакова, Кузбай авылы.
Читайте нас