Ачылу тантанасына район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов, мәктәп укучылары, Яңа Тазлар авылы биләмәсе башлыгы Илүс Даутов, “Хәрби туганлык” оешмасы вәкиле Данис Гыйльфанов, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең әти-әниләре һәм туганнары килгән иде.
– Хөрмәтле Гөлнара Әфтах кызы, сез чын батыр егет үстердегез. Бар яклап та булдыклы яугир Ватаныбызны саклады. Шуның өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәт әйтәбез һәм сезнең алда баш иябез. Батыр якташыбыз турындагы хатирәләр безнең күңелләрдә мәңгелек сакланыр. Ватанны саклау – һәр гражданның изге бурычы. Илебезнең дошманнары тарихны яңадан язарга тырышалар, безнең тормыш кыйммәтләребезгә һөҗүм итәләр. Без үз Ватаны-быз белән горурланырга, үз тарихыбызны истә тотарга, үз гомерләре бәрабәренә илебезнең бәйсезлеген яклаган кешеләр турында истәлекне хөрмәт итәргә тиешбез. Безнең геройларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хәтер! Бүген мәктәп бинасында мемориаль такта ачылуы минем сүзләремне раслый, – диде Гемир Хаҗетдин улы.
Ленар Җәмил улы Яңа Тазлар мәктәбен тәмамлагач, Нефтекама һөнәрчелек училищесында укып, водитель һәм тракторчы-машинист булып чыга. 2015 елда хәрби хезмәткә алына. Армиядә булган чагында Бөек Ватан сугышының 71 еллыгы парадында катнаша. Хәрби хезмәтен намус белән үтеп кайтып, Себер якларына эшкә урнаша. Әмма ләкин 2022 елның 25 сентябрь көнне ул өлешчә мобилизация белән махсус хәрби операциягә китә. “Леня” позывнойлы егетебез Кременная шәһәрендә мотоукчылар полкында хезмәт итә. Биредә барган алышларда ике тапкыр яралана. Ходайдан гомере бетмәгәч, Ленарыбыз янә аягына басып үзенең хәрби дуслары янына китә. Кызганычка каршы, хәрби бурычын үтәгән вакытында батырларча һәлак була. Аларның алдына куелган хәрби бурыч вакытында Ленар үзенең яраланган дусларын хәвефсез җиргә чыгарып, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өлгерә. Әмма ләкин бу юлы Ходай Тәгалә дә аны саклап кала алмый. Ленарыбыз мәңгелеккә күзен йома. Үзенең казанышлары өчен “Сугышчан батырлык”, “Батырлык”, “Донбассны азат итү өчен, “Махсус хәрби операция катнашучысы” РФ министрлыгы медальләре һәм үлгәннән соң “Батырлык”, “Генерал Шәйморатов” орденнары белән бүләкләнгән.
– Ленар махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация белән китте. Повестканы мин үзем шәхсән илтеп тапшырдым. Мин аларның ихатасына кергәндә Ленар әнисе белән мине каршы алды. Илебездәге хәлне аңлатып, повестканы тапшыргач, Ленар да, әнисе дә “Кирәк булгач барырга инде.” – дип җавап бирделәр. Алар хәтта икеләнеп, башка юллар да эзләп тормадылар. Ленар икенче көнне үк дәваханәдә медицина тикшерүе үтеп, алгы сызыкка барырга әзерлеген раслады. Ватан өчен, якыннары һәм әнисе өчен, гомумән, безнең һәрберебез өчен, үз гомерен бирде. Районда яшәүчеләрнең барысы өчен дә ул батырлык үрнәге булып тора. Бу мемориаль такта беркем дә онытылмый, геройлар мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак, дигән символга әверелергә тиеш, – диде истәлек билгесен ачу тантанасында Илүс Кәрим улы Даутов, Ленарның әнисенә чын герой тәрбияләве өчен рәхмәт бел-дереп.
– Бүген без әлеге мәктәпнең элеккеге укучыларына – чын Ватанны саклаучыларга мемориаль тактаташ ачабыз. Малайлар һәм кызлар, сез алар белән горурланырга һәм аларның батырлыгы турында онытмаска тиеш! – диде мәктәп директоры Алия Трофименко, укучыларга мөрәҗәгать итеп. – Үз эшләренә һәм Ватанга тугры чын патриотлар тәрбияләгәннәре өчен геройларның әти-әниләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Геройлар Азат Дәүләтов, Динарис Сәфәров, Шамил Янов, Ленар Бәдертдинов, Ватан хакына гомерләрен биргән башка якташларыбыз кебек үк, безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк. Без алар белән горурланабыз.
Тактаташны ачу хокукы Ленарның әнисе Гөлнара һәм абыйсы Салават Бәдертди-новларга бирелде.
– Минем улымның исеме мәңгеләштерелде. Димәк, ул исән. Мин аның белән горурланам. Башкача югалтулар булмасын иде. Киләчәк буын матур, аяз күк йөзендә яшәсен иде, – диде үз чыгышында герой әнисе Гөлнара Әфтах кызы.
Мемориаль тактаташ ачылу тантанасында шушы мәктәпне тәмамлаган, махсус хәрби опе-рациядә һәлак булган егетләрнең туганнары да бар иде. Аларның һәрберсе үзләренең якыннары турында сөйләде. Яңа Тазлар мәктәбен тәмамлаучы егетләре-безнең күбесе бүгенге көндә алгы сызыкта. Алар туган ил, Ватан өчен көрәшә. Дан һәм хөрмәт батыр егетләребезгә.