Ни булганын да аңлап бетмәгән аналар, әле генә мәктәпне тәмамлаган, киләчәккә зур өметләр баглаган балаларын, болыннарда печән чабып йөргән ирләрен фронтка озата. Безнең Борай районыннан да 15 меңгә якын солдат илен сакларга китә. Кызганычка каршы, күпләре яу кырында ятып калган. Якташыбыз Тимергали Шартдин улы Абраров та батырларча һәлак була.
Тимергали Шартдин улы турында безгә аның сеңлесенең кызы Кадрия Мифтахова бәян итте.
Тимергали Шартдин улы 1922 елда Чишмә-Борай авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында, Кизгәндә җидееллык мәктәпне тәмамлап, укуын Борай беренче санлы мәктәбендә дәвам итә. Мәктәпне гел бишле билгеләренә генә тәмамлагач, Чалкак мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Аннары армия сафларына алына. Чиләбе шәһәрендә танк училищесында укый. Училищены тәмамлагач, Хабаровскида хезмәт итә. 1943 елда Көнбатыш фронтка җибәрелә, кече лейтенант дәрәҗәсендә сугыша, Холмовский гвардия авыр танк полкының 81нче бүлегендә механик-йөртүче була. Кенигсберг янында танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Дошманга атака вакытында һәрвакыт беренче була ул. 1945 елның 15 апрелендә Көнчыгыш Пруссиядә Корниттен авылы янында танкта янып, һәлак була Тимергали. Немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командование йөкләмәләрен үрнәкле үтәгәне өчен үлгәннән соң хөкүмәт бүләгенә – II дәрәҗәдәге “Бөек Ватан сугышы” орденына лаек була. Әйткәндәй, яу кырында аны Григорий дип йөрткәннәр. Күп кенә документлары да Абраров Григорий Шәртдин улы исемендә йөргән.
Тимергали Абраровка нибары 23 яшь кенә була. Сугыш бетәргә бер айдан да аз калгач һәлак булуы бигрәк тә кызганыч. Латин хәрефләре белән язылган хатларын Кадрия Кәрим кызы бүген күз карасыдай кадерләп саклый. Күпме көч, күпме җиңү дәрте бу хатларда, туганнарына, авылдашларына карата җылы сагыну сүзләре...
“Сагынулы бүләгем сезгә, кадерле туганнарым, әткәй һәм әнкәй, барча апайларым, ерак чит илләрдән кайнап торган сугыш эченнән сагынулы күп сәламнәрне бүләк итеп алыугызны үтенәм һәм Шәймәрдан агайларга, Кәрәм бабайларга, Сагъман агайларга, барча авылдашларга, күршеләргә, энеләргә күп сәлам әйтегез. Сәламем тәмам.
Үземнең хәлгә килсәгез, хәзергә таза-саумын. Бер машинам суга батып, үзем котылганнан соң, икенче машина биргәннәр иде, аны яндырдылар. Биш кеше идек, икебез генә калдык.
Бик каты сугыш бара, һәрбер йортны, һәрбер метр җирне сугышып кына алабыз. Аларның гражданский халыклары бөтенләй юк, китеп беткәннәр. Берничә меңләгән урыс халыкларын коткардык. Мин Көнчыгыш Пруссиядәмен. Монда озакламый керәбез инде. Немецлар алай бай яшәгәннәр, байлыкларын күмеп киткәннәр, кайберләрен солдатлар таптылар.
Ә мин бүген икенче көн ял итәмен. Белмим, кайчан машина бирерләр. Хәзер сугышка өйрәнә башладым инде. Берлинга барып кермичә, үлмәскә исәп бар әле, ничек булыр. Шулай да күбесе танкистлар яналар. Аларның меңнән берсе исән кала. Шулай булгач, исән калырмын дип һич тә ышандыра алмыйм.
Мин сезнең өчен бигрәк борчыламын. Хәзер берничә айлар инде сезнең таза-саулыгыгыз турында бер ни дә белмим. Белмим, әллә үлеп беттегез инде, әллә мине оныттыгыз, хат салмый дип, миңа үпкәләрлек түгел инде. Мин бик үпкәлим бу хәлгә. Мин бик күп хатлар җибәрдем инде, сездән җавап юк.
Шуның белән хатымны тәмамлыйм. Барыгызны да сагынып, каты итеп үбеп калам.”
Кадрия Кәрим кызы үзенең туганы турында хөрмәт белән сөйли.
– Мин әниемнең абыйсы яу кырларында сугышып, үзенең гомере бәрабәренә Бөек Җиңүне якынайтуы белән горурланам. Сугыш һәрвакыт курку, авырту, кайгы, күз яшьләре, газаплар. Сугыштан да куркынычрак нәрсә булуы мөмкин түгел. Без бәхетле кешеләр, тыныч күктә дөньяга килдек, салкын һәм ачлыкны белмәдек, шартлаган бомба тавышларын ишетмәдек, пулялар безгә кагылмады. Һәм бу бәхет безнең яклаучыларыбыз ярдәмендә бара. Яңа гасырга аяк баскач, без үзебезгә барысын да рөхсәт итә алабыз. Әмма без барыбыз да хәзер кем ярдәме белән илдә тормыш кайнаганын, батырлыклары бөек илебез данын саклап калырга ярдәм иткәнен истә тотарга тиеш, – ди Кадрия Кәрим кызы.
Сугыш еллары һәр гаиләдә тирән эз калдырган. Якты, матур киләчәккә өметләнгән абыйлар, әтиләр, зур әтиләр курку белми, яңгыр кебек явып торган пуля астында алга атлаганнар. Яу кырында ятып калганнарга, хәбәрсез югалганнарга, исән-имин кайтып, вафат булганнарга, исән ветераннарга – мәңгелек дан.