Тик ул мәңгегә безнең хәтеребездә, 27 милионнан артык совет гражданын – хәрбиләрне, картларны, балаларны, тыныч халыкны юк иткән сугышны, илебезне саклаган, Бөек Җиңүне яулаган яугирләребезне онытырга хакыбыз юк!
Картәтием 1921 елның 1 апрелендә Башкортстан БАССРның Борай районы Сәет авылында туган. Гаиләдә сигез бала тәрбияләнә. 1939 елда картәти хәрби хезмәткә алына. Ватан алдындагы бурычын намуслы үткән вакытта, илебезне фашист илбасарлары басып керә. Гәйдәни Каһир улы дошманны юк итәргә сугыш яланына керә. Хабаровск краенда Квантун армиясенә каршы җиде ел артиллериядә рядовой булып хезмәт иткән. Төрлесен күрергә туры килә аңа, үлем белән дә күзгә-күзгә очраша, дусларын да югалта, окопларда күмелеп калган чаклары да булган. Хәрби батырлыклары өчен картәтием “Икенче дәрәҗә дан Ордены”, “Японияне җиңгән өчен” медале һәм бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Гәйдәни Каһир улы 1947 елны туган авылына кайтып, колхозда яшелчә бакчасында бригадир булып эшли башлый. 1948 елда Таңатар авылы сылуы Мәдинәгә өйләнә. Бәшировлар тату гаилә оясы коралар, бер-бер артлы алты балалары туа. Балалар барысы да тормышта үз урынын табып, лаеклы гомер кичерәләр. Хезмәт юлын авыл бригадиры булып дәвам итә. Аннары инде ревизия комиссиясе рәисе итеп тәгаенләнә. Гәйдәни Бәшировның хезмәте югары бәһаланып, күптөрле Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Картәти сугышта каты яралана, гомере буе башында калган снаряд ярчыгы белән яши. Шул авыртынуларга мантый алмый, 1994 елны гүр иясе була ул.
Картәтием гаҗәеп кеше булганлыгын беләм. Теләгәненә һәрвакыт ирешкән ул. Бик изге күңелле, кунакчыл, ярдәмчел иде, балаларын, безне – оныкларын бик яратты. Кешелеклелек сыйфатларына ия булганы өчен аны барысы да хөрмәт иттеләр.
Җиңүчеләр батырлыгы үлемсез, һәрчак йөрәкләребездә яшәячәк. Картәтием Бәширов Гәйдәни Каһир улының фашизмга каршы чая көрәшүе, Туган илне чиксез сөюе белән горурланам.