Чара V Бөтенрусия этно-арт симпозиумы – “Танып – Су. Хәтер елгасы” кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Русиядә Ватанны саклаучылар һәм Башкортстан республикасында СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елларына багышланды.
Арт-галерея күргәзмәсе буенча экскурсия үткәрелде, “Һәлак булганнарга мәңгелек хәтер, тереләргә – мәңгелек дан”, “Танып Су. Хәтер елгасы” видеороликлары тәкъдим ителде. Видеороликлар караганда һәркемнең күзендә яшь торды.
Проект Р.Галиева исемендәге район мәдәният йорты тарафыннан Мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. “Ният” социаль-мәдәни инициативалар автоном коммерциягә карамаган оешмасы әлеге проектның рәсми партнеры булып тора.
Гимназиядән шәйморатчылар һәм беренче санлы мәктәпнең кадет сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре белән арт-галереядә күрсәтелгән экспозицияләр белән таныштылар. Залда лаеклы тәрбия биреп, искиткеч сабыр, батыр йөрәкле, көчле рухлы солдат-егетләр үстергән әниләргә игътибар зур булды. Укучылар арасында да СВОда батырларча һәлак булган якташыбызның кызы һәм мобилизация кысаларында чакырылган, әлеге вакытта яу кырында батырларча хезмәт иткән яугирнең улы булды.
Чарада район мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы, проект авторы Илгиз Харисов “Танып Су. Хәтер елгасы” күргәзмәсенең әһәмияте турында сөйләде, видеороликлар ясауга зур өлеш керткән Азат Арслановка, Марат Фазлытдиновка, Денис Галиевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Укучылар да, әниләр дә, гомумән, әлеге чарага килгән һәркем күргәзмә картиналарыннан канәгатьлек алды.