– Яңа Тазлар авыл биләмәсеннән без классташ Үтәгән егете белән икәү киттек. Уфа хәрби чакыру пунктында инде икене кунып өченче көнгә берничә егетне Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендәге 44920 санлы хәрби частька алып китәләр. Анда да без классташым белән бергә хәрби әзерлек укуларын үттек. Бу укулардан соң шул ук гарнизонда калдым. Биредә мин водитель булып хезмәт иттем. Миңа связистлар радиостанциясе урнаштырылган ЗИЛ машинасын йөкләттеләр. Хәрби хезмәт минем өчен авыр булмады, чөнки без мәктәп юлыннан ук спорт белән шөгыльләнеп үстек. Безнең мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен укытучы Илүс Гаязов һәм Шамил Миңнеәхмәтовларның өлеше зур булды. Мәктәп базасында урнаштырылган тир да хәрби хезмәтне уңышлы үтәргә ярдәм итте. Бер ел хезмәт иткәннән соң Кавказда контртеррористик операция башлануын игълан иттеләр. Миңа связист-водитель булып контракт буенча хезмәт итүче урынына барырга туры килде. Ния дисәгез, безнең ротада ике генә конт-рактник хезмәт итә иде. Аның берсенең тормыш иптәше йөкле иде. Шуңа мин яшь егет буларак аның урынына китәргә булдым. Менә шулай Чечен сугышына барып эләктем. Анда мин связь радиостанция машинасында йөрдем, артабан КРАЗ автомобиленә утырдым. Алгы сызык якларына барып чыккач, бик күп куркыныч хәлләр күрергә туры килде. Нишлисең, тәүдә йөрәккә бик авыр булса, аннары акрынга өйрәнеп киттем. Хәрби хезмәт срогы ахырына якынлашкач, безне кире үзебезнең частька кайтардылар. Армияне яратып хезмәт иттем. Ул мине тормышны аңларга өйрәтте. Хезмәт иткән чагымда “Сугышчы-спортчы” билгесенә, “Совет Армиясе отличнигы” исеменә лаек булдым. Чечнядан кайткач “Суворов” медале белән бүләкләндем, – дип, үзенең хәрби хезмәт юлы белән уртаклашты Фәнил Низамов.
Туган авылына исән-имин кайтуына Фәнил шатланып бетә алмый. Шул шатлык хисе белән армиядән кайтып озак тормый эшкә урнаша. Йөк машинасы водителе булып озак еллар эшли. 2006 елда булачак тормыш иптәше Алсуны очрата һәм матур гаилә коралар. Яшьләр үз куышларын булдырып, күпләргә үрнәк булырлык итеп яшиләр. Гаилә башлыгы Фәнил беркайда да югалып калмый. Аның уңганлыгы, тырышлыгы тагын бер һөнәр алырга этәргеч була. Электромонтажчы һөнәрен алып ул себер якларына эшкә чыгып китә. Тәҗрибә туплап, эшенең асылына төшенеп, Борайдагы “Башкирэнерго” җәмгыятенә эшкә урнаша. Дистә елдан артык инде районыбыз халкын электр энергиясе белән тәэмин итүдә, бу челтәрдә аварияләр булмасын өчен кизү тора.
– Хәрби хезмәт юлына озак еллар үтсә дә, ул вакыттагы хәлләрне онытканыбыз юк. Без “Сугышчан туганлык” оешмасында егетләр белән очрашып, аралышып торабыз. Бу оешма яшьләр өчен бик тә кирәкле. Чөнки безнең берничә активистыбыз мәктәпләргә барып укучыларга дөнья хәлен, армия чорын, илгә терәк булырга кирәклеген һәм дә кеше булып калырга кирәкне аңлату дәресләре алып баралар. Районыбызда чын патриот егетләрне тәрбияләү безнең оешмадан башлана да инде, – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.