Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
26 сентябрь , 16:40

"Танып"та хәрби җыеннар ябылу тантанасы үтте

Бүген, 26 сентябрь көнне, “Танып” лагере базасында сигезенче сыйныф укучылары өчен өч көнлек хәрби җыеннар ябылу тантанасы үтте.  Әлеге җыеннар «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» укыту предметы кысаларында үткәрелде.

 

Сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгының урынбасары Гемир Нуртдинов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин чыгыш ясадылар.

Өч көн дәвамында сигезенче сыйныф егетләре һәм кызлары хәрби әзерлекнең база күнекмәләрен формалаштыруга һәм физик чыдамлыгын арттыруга юнәлдерелгән практик күнегүләр эшләделәр. Практик укыту кысаларында укучыларда тактик, физик, хәрби-медицина әзерлеге, беренче медицина ярдәме күрсәтү дәресләре узды.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас