Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
17 сентябрь , 12:00

Ватан өчен калкан ул

Хәрби хезмәттә булып, чыныгып кайткан егет туганнарына һәм әнисенә ярдәм итү өчен җиң сызганып бораулаучы ярдәмчесе булып эшли башлый.

Ватан өчен калкан ул
Ватан өчен калкан ул

Биш елга якын нефтьчеләр янында эшләп, тәҗрибә туплаган егет Себер якларына юл ала. Урай шәһәрендәге тирән эксплуатацияле бораулау экспедициясе оешмасында бораулаучы булып урнаша. Көчле рухлы, якты киләчәккә омтылучан егет үзенең белемен тирәнәйтү өчен янә укырга керә. Бу юлы инде Ижау шәһәрендә Гуцериев исемендәге Нефть һәм газ институтында укый. 2016 елда инде “Роснефть” җәмгыятенең Нефтеюган филиалында һөнәре буенча эшен дәвам итә. Бүгенге көндә хаклы ялда булуына карамастан, эшләп йөри. Шәхси тормышында аның һәрвакыт тәртип. Шабай авылы кызы Инзилә белән матур тормыш корып, Русланга гомер бүләк итәләр. Бердәнбер баласын күз алмасыдай тәрбияләп, матур тормыш юлына бастыралар, аның киләчәген дә хәстәрләп куялар. Айдар Рәфил улы кешелекле булуы белән бер генә кешегә дә авыр сүз әйтми, алар белән уртак тел табып, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. 2021 елда районда ачылган “Сугышчан туганлык” оешма җитәкчесе дә. Биредә барлык кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр белән эш итә.
– Бүгенге көндә хәрби иҗтимагый оешма булып торабыз. Без мәктәпләр белән бер генә чарадан да баш тартмыйбыз, балаларга өлкән буын тәҗрибәсеннән чыгып, кыйммәтле истәлекләрне тапшырабыз. Без – җиңүчеләр буыны, бөек үткәнебез бар, һәр яшь кеше үзенең русияле булып туганын аңларга тиеш, дибез. Нинди генә авырлыклар булуга карамастан, барыбер җиңү белән чыгачакбыз, моңа ышанырга кирәк. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү – безнең бурыч. Агымдагы елда барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашулар, батырлык дәресләре, төрле сыйныф сәгатьләре уздыруга лаеклы өлеш керттек. Укучылар белән очрашып, армиядә булган хәлләр белән бүлештек, хатирәләр белән уртаклаштык, солдат тормышы белән таныштырдык. Хәрби дан, Ватанны саклаучылар, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көннәре үз югарылыгында уздырылып, һәйкәлләргә чәчкәләр салынды. Шуны да билгеләргә кирәк, балалар белән бергә үткәргән чаралар, беренче чиратта, алар өчен кызыклы һәм белемле булырга тиеш. Минемчә, һәр ир-егет армиядә хезмәт итәргә тиеш. Армия – япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. Анда хезмәт итеп кайткан егетләр элек-электән үк абруйлы саналган. Солдатка алынырга яраклы булдыңмы, димәк, син сау-сәламәт, таза егет. Армия характерны, ныклы ихтыяр көче тәрбияли. Болар тормыш өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе. Гомумән, әйтергә теләгәнем шул: армия һәр ир-егет өчен зур тормыш мәктәбе ул. Шулай ук минем өчен дә, – дип сөйләде Айдар Ситдыйков.
Айдар Рәфил улы махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребез белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Аларга төрле яклап булыша. Әлеге авыр вакытта һәлак булган яугирләрне эзләп табарга да ярдәмләшә.
– “Сугышчан туганлык” оешмасы кораллы конфликт зоналарында булган хәрбиләргә һәрвакыт шефлык ярдәме күрсәтә, авыр тормыш хәлендә калганнарга яки хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә зыян күргәннәргә ярдәм итә. Ләкин махсус хәрби операция шартларында әлеге эш аерым әһәмияткә ия булды. Шунысы сөенечле, борайлылар махсус хәрби операциядәге егетләребезгә бик теләп, актив ярдәм итә, һәркем кулыннан килгәнчә булышлык итәргә тырыша. Бигрәк тә район хакимияте тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен техника һәм башка төр ярдәм күрсәтелеп тора. Егетләр белән һәрвакыт сөйләшеп, кирәк-яракларын табып җибәреп торабыз. Алай гына да түгел, егетләребезнең гаиләләренә кулдан килгәнчә ярдәмләшәбез. Бергә, бердәм булып яшибез. Аларның проблемасы безнең үзебезнең гаилә мәсьәләсе кебек хәл ителә, – ди оешма җитәкчесе Айдар Рәфил улы.
– Ватаныбызны саклауда үз бурычларын үтәүче хәрбиләрнең гаиләләренә район хакимияте һәм халкы тарафыннан зур игътибар күрсәтелә. Аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү – безнең барыбыз өчен дә өстенлекле бурыч. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребез өчен матди ярдәм генә түгел, гуманитар һәм техника белән дә тәэмин итеп торабыз. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән ирекле нигездә маскировка челтәрләрен үрү эше дә оешкан төстә бара, – ди район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас