Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
17 сентябрь , 12:00

Очрашып сөйләшүгә ни җитә

Илебездә һәр елны сентябрь аеның икенче якшәмбесе танкистлар көне буларак билгеләнә.

Очрашып сөйләшүгә ни җитә
Очрашып сөйләшүгә ни җитә

Чарада шушы очрашуны оештырган, үзе дә тугыз ел буена Германиядә хезмәт иткән, вакытында танк батальоны оешмасы комсомолы секретаре булган танкист Нәсим Корбанов танк гаскәрләренең кыскача тарихы белән таныштырды, районнан чыккан танкистлар турында мәгълүмат бирде. Казан танк училищесын тәмамлап, районыбызда җаваплы вазыйфаларда эшләгән Наил Әхмәтгалиев та әлеге чараның төп кунагы иде. Ул да үзенең чыгышында танк гаскәрләрендә хезмәт иткән, хәрби бурычларын үтәгән егетләргә рәхмәтләрен белдерде һәм танкның сугыш яланында нинди урын биләвен әйтеп китте. Бирегә чын ир-егетләр генә баруына да басым ясады. Истәлекле чараны район хакимияте башлыгының урынбасары Гемир Нуртдинов ачып, әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихына тукталды һәм җыелучыларга илебез өчен керткән өлешләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде. “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Айдар Ситдыйков та бу вакыйгадан читтә калмады. Ул чараны оештыручы Нәсим Корбановка һәрвакыт шулай инициатив булганы өчен үзләренең оешмасының Рәхмәт хатын тапшырды. Артабан бәйрәм кунаклары хәрби хезмәт елларын искә төшереп, фотосурәтләргә төштеләр, Батырлар аллеясына чәчәкләр салдылар, танкчыларның маршын җырладылар, яу кырында ятып калган солдатларны искә алдылар.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас