Барлык яңалыклар

Тормыш аны сынаган

Дүсмәт авылында тыл хезмәтчәне Әнүдә Имаметдин кызы Миңнуллина яши. Ул авылда яше буенча иң олысы. Әнүдә әбигә 95 яшь тула. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бакчада да, өйдә дә эшли ала, чөнки аның көче бар әле.

Әнүдә әби сугыш чоры баласы буларак бик күп михнәтләр күрә. Алты яшьлек чагында әнисез калып, аңа үги әни янында үсәргә туры килә. 
– Әнием гүр иясе булгач, әти бер балалы хатынга өйләнде. Аннан инде тагын бер сеңелем һәм энем туды. Менә шулай ишле гаилә булып яши башладык. Үги әни безне чит тибә башлады. Ашау да чиклегә әйләнде. Безнең алда бик авыр тормыш юлы  башланды, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли ул.
Әтиләре исән чакта ятимлекне бик сизмәсәләр дә, 1941 елда сугыш башлана. Әтисен бертуган агалары белән сугышка алып китәләр. Менә шунда инде Әнүдәнең күз яшьләре туктаусыз ага башлый. Ачлык, ялангачлык янына үги әнинең чит тибүе дә кушыла. 
– Үги әни үзенең балаларын гына якын күреп, аларны гына ашатып, бездән бөтенләй читләште. Бик кага башлагач, без зурнәйгә барып ашый башладык. Хәтта аңардан кайтмыйбыз, дип елый идек. Шуннан зурнәй аны бик каты әрләп киткәч, ул безне бөтенләй өйдән куып чыгарды. Ни эшләргә дә белми бәләкәй генә көебезгә урамда басып калдык. Бу күренешне күргән үги әнинең апасы килеп аны үзен өйдән куып чыгарды. Менә шулай итеп без зурнәбез Хәдичә тәрбиясендә яши башладык. Абыем Әдһәм тегермәнченең ярдәмчесе булып эшли башлагач, әзрәк күз ачылды, тамакка ризык керә башлады, – ди Әнүдә әби.
Үсмер чагы авыр елларга туры килә аның. Ашарларына берни булмаганда күршеләре бәрәңге шытыгы кертеп бирә. “Мәгез шушыны утыртып карагыз әле, бәлки бәрәңгегез булыр, ди. Белсәгез, шул елны бигрәк күп бәрәңге чыкты”, – ди Әнүдә әби. Бераз үсә төшкәч, кул арасына керә башлагач, колхозда төрле эшкә йөри ул. Урак урып, көлтә бәйләп, кәлҗемә казып йөрүләрен бүгенгедәй хәтерли. 
Аннары инде Әнүдә әби торф чыгару эшенә китә. Биредә бераз эшләгәч, Чишмә-Борай авылы янында төзелә башлаган ГЭСта эшли башлый. Шушында эшләгән вакытында үзенең язмышын, пар канатын Рәзифне очрата. Бер күрүдә гашыйк булган Рәзиф, очрашып йөрүне озакка сузмый, кызның кулын сорап бара. Менә шулай итеп матур, яшь гаилә барлыкка килә, ә Әнүдә Абдулла авылыннан Дүсмәткә килен булып төшә. 
Өйләнеп, өч ай үтүгә Рәзифне армия сафына алалар. Ул Германиядә хезмәт итеп кайта. Хәрби бурычын үтеп кайту белән Мәгъдән исемендәге колхозда бригадир, механизатор, аннары инде озак еллар тормыш иптәше Әнүдә белән фермада  эшли. Рәзиф ага белән дүрт балага гомер бүләк итәләр алар. Җитеш тормышта матур гына яшәп ятканда гаилә башлыгы да 52 яшендә гүр иясе була. Шуннан башлап Әнүдә әби ялгызы балаларын үстереп, аякка бастырып, аларның кадер-хөрмәтендә яши.
Авыр балачагын, яшьлеген еш искә ала. Үги әнисе турындагы бер истәлеге белән бүлеште дә әле сөйләшү вакытында.
– Үги әниебез әтиемнән туган Саҗидә һәм Фәметдинне (ул вакытта аларга нибары ике-өч кенә яшь иде) көннәрдән бер көнне дәваханә янына алып барып адаштырып китә. Аларны тапкан кешеләр сорашып, танып кире кайтарып бирәләр. Моның белән генә дә чикләнми ана кеше. Икенче көнне балаларын ияртеп, Кизгән авылындагы амбарга итеп ташлый. Эңгер-меңгер чакта амбар янында яшәгән карт белән карчык көзге салкыннан бөкшәеп беткән, берсе майкадан, икенчесе бер кат күлмәктәге балаларны күреп үзләренә алып кереп, юындырып, ашатып, җылыталар. Икенче көнне инде авылдагы балалар йортына итеп тапшыралар. Инәледән инәсез калган балаларның язмышын балалар йорты тормышы чорнап ала. Кизгәндәге балалар йорты беткәч, аларны Ишембайга күчерәләр. Алар шунда яшәп буй җиткерделәр. Ни дисәң дә, алар өчен әни, әни инде. Фәметдин армиядән кайткач, әнисен эзләп табып, үзе тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Тик шунысы кызганыч, энем яшьли фаҗигагә очрап мәңгелек йортка күчте. Ә сеңлем Саҗидә Салават шәһәрендә яши. Туганнарымны эзләп таптым. Сеңелем белән аралашып яшибез. Кансыз ана аркасында әллә нинди язмышларга дучар булсак та, без бит бертуган, – ди әбекәй. 
Менә шулай, өлкән кешегә күп кирәкмени? Нибары сәла-мәтлек һәм бераз игътибар гына.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас