Тантаналы ачылышта район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, район Советы секретаре Илшат Камалов, Каенлык авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыев, Оршат Кашаповның кызы Әнисә, обелискны төзүдә, төзекләндерүдә күп көч салган спонсор, Бөек Ватан сугышы яугире Әгзам Нәбиевның улы Асаф Нәбиев һәм аның гаиләсе, Каенлык авылы биләмәсе ветераннар советы рәисе Фәүхи Гобәев, авыл халкы, авылдан читтә яшәгән һәм башка кунаклар катнашты.
Чара башында авылның хөрмәтле мулласы Халит Ваһаповның хәер-фатихасын тыңлап, сугыш яланында башын салган, шулай ук яу кырыннан кайтып гүр иясе булган, Җиңүне якынайту өчен көчләрен тылда салган батырлар рухына дога кылынды.
Тантананы ачып җибәрү өчен сүз Рушан Гәрәевка бирелде. Рушан Кадим улы үз чыгышында авыл халкын әлеге вакыйга һәм Җиңү көне белән котлап, бу зур эштә ярдәм иткән барлык кешегә зур рәхмәт белдерде һәм аның әһәмиятен билгеләп үтте.
Аннары сүзне бу изге башлангычта күп көч салган Асаф Нәбиевка тәкъдим иттеләр. Дәһшәтле сугыш елларын, аяз күк йөзе бүләк иткән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк, һәйкәлләр бу хакта һәрвакыт искәртеп торсын, аны күз карасы кебек сакларга кирәклеген искәртте ул үзенең чыгышында.
Тантанада шулай ук Әнисә Оршат кызы да чыгыш ясап, каһарман әтисенең тормыш юлы, батырлыгы турында искә төшереп, бу изге эштә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт белдереп, бу һәйкәлләр гаҗәеп батырлык һәм кыюлык күрсәткән якташларыбызның батырлыгын хөрмәт итү һәм искә алу символына әверелгәнен әйтте.
Ачылу тантанасында сүз алган һәркем бу эштә өлеш керткән кешегә олы рәхмәт сүзләрен юллап, азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән каһарманнарның истәлеген кадерләп сакларга, аларның исеме, онытылмас эшләре якты маяк булып буыннардан буыннарга күчсен дигән фикергә килде.
Шулай ук әлеге вакытта ил чикләрен лаеклы яклаучы егетләребез дә искә алынды. Махсус хәрби операциядә районыбыздан йөзләгән ир-егетләребез катнаша. Алар бүген безнең һәрберебезнең гомерен яклап, алгы сызыкта атлый. Якташларыбызга Җиңү белән туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
Ватаныбызны яклап һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.
Чара матур, тирән мәгънәгә ия булган концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тиңдәшсез батырлыгын искә алып, исәннәр алдында баш иеп, шаhит киткәннәргә дога кылып, яшь буынны Ватанны яратырга өндәп, илгә тынычлык, ямьле көннәр, матур киләчәк теләп узды әлеге тантаналы митинг.