Наил Исмәгыйлев барлык яугирләргә дә туган якларына исән-сау кайтсыннар, дип догалар укыды. Чарада катнашучылар истәлек тактасына чәчкәләр салдылар. Бер минут тынлык белән Бөек Ватан сугышында, Әфган һәм Чечен сугышларында, СВОда һәлак булган яугирләрне искә алдылар.
Очрашу Кузбай авылының мәдәният йортында дәвам итте. Чарага махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм һәлак булганнарның әти-әниләре, якын туганнары чакырылган иде.
Анда район хакимияте вәкилләре - «Сугышчан туганлык»ның Борай бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Ситдыйков, район хатын-кызлар советы рәисе Миләүшә Янгирова, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы Лариса Шәвәлиева, районның «Гаилә» хезмәте психологы Айгөл Низамова, Кузбай авыл биләмәсе башлыгы, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Фәнил Закиров, кыска вакытлы ялга кайткан "Нур" позывнойлы яугир катнашты.
Очрашуны оештыручылар улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен әниләргә рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм сабырлык теләделәр.
Кунаклар өчен СВОда һәлак булган яугирнең кызы Ләйсән Гарипованың кул эшләре, яугирләр турында мәгълүмат һәм фоторәсемнәр күргәзмәләре әзерләнгән иде.
Айдар Рәфил улы Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операция башлануга 30 ел уңаеннан сугышчан хәрәкәтләр ветераны Фәнил Бәйзәви улын юбилей медале белән бүләкләде.
Кузбай, Бустанай, Алтаю авыллары клубларының сәнгать коллективлары чарада катнашучылар өчен концерт куйдылар, махсус хәрби операция зонасында безнең яугирләрнең батырлыклары турында сөйләделәр.
Әйе, яңа вакыт - яңа геройлар. Кичәдән яугир якташларыбыз туган нигезләренә исән-имин әйләнеп кайтсын, дигән теләктә таралыштылар кузбайлылар.
Роза Габделхакова, Кузбай авылы китапханәчесе.