Бүген, 16 апрель көнне, 2нче санлы «Йәйгор» балалар бакчасында Русия Федерациясендә Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Башкортстан Республикасында Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына багышланган районның балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Герой батырларга дан» («Во славу героям») дип аталган театраль куелышлар смотр-конкурсы узды.
Конкурс сәнгать чаралары ярдәмендә Ватанның героик тарихын һәм хәрби данын пропагандалау, аны саклаучыларның истәлегенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан барлык халыкның – солдатларның, тыл хезмәтчәннәренең, хатын-кызларның, балаларның бөек батырлыгына хөрмәт.
Сәламләү сүзе белән 2нче санлы «Йәйгор» балалар бакчасы мөдире Гүзәл Тимергалиева чыгыш ясады. Аннары барысы да гадел булсын өчен оештыручылар командаларның чыгыш тәртибен билгеләү өчен жирәбә үткәрде.
Бәйгедә катнашучылар төрле сюжетлар нигезендә дәү әни-дәү әти һәм оныкларның сугыш турында, коточкыч кайгы, фронт тормышы турында сөйләшүләре булган төрле спектакльләр куйдылар. Һәрбер эш иҗади якын килү, тирән уйлануы һәм югары дәрәҗәдәге башкару осталыгы белән аерылып торды.
Балалар, сугыштан курку тойгысын, өмет һәм җиңелмәс рухына ышаныч хисләрен тамашачыларга тапшырып, үзләренең рольләрен яхшы башкардылар. Җыр-биюләр, шигырьләр һәм фронт хатлары – барысы да сабый балалар авызыннан ихлас күңелдән яңгырады. Артистларның сәхнәдә тәэсирле, эмоциональ уйнавы, геройларын ничек ачулары, алар белән катлаулы язмышлар яшәве жюри әгъзаларын битараф калдырмады. Нәниләр үзләренең актерлык сәләтләрен генә түгел, ә командада эшли белүләрен, иҗади инициатива күрсәтүләрен, үз хисләрен һәм кичерешләрен белдерүләрен дә чагылдырды. Костюмнар һәм декорацияләр куелышларга үзенчәлекле атмосфера өстәде. Моннан тыш, һәр коллектив «Тере хәтер» дип аталган уникаль патриотик почмагын тәкъдим иттеләр.
Җиңүчеләрне төрле номина-цияләр буенча игълан иттеләр: сәхнәдә тарихи вакыйгаларны җанландырган өчен «Тере тарих» номинациясендә 2нче санлы «Йәйгор» балалар бакчасы, Җиңү темасын стандарт булмаган рәвештә тәкъдим иткән өчен «Оригиналь ният» номинациясендә 1нче санлы «Гүзәл» балалар бакчасы, сугыш еллары җырларын башкарган өчен «Героик җыр» номинациясендә 3нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасы, «Сугыш чоры балалары» номинациясендә – бу чор балалары образларын тирән гәүдәләндергәне өчен 5нче санлы балалар бакчасы һәм эчкерсезлек, ихласлык өчен «Йөрәк хәтере» номинациясендә Чалкак авылы урта гомуми белем мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме бүләкләнде.
Бүләкләү өчен сүз мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафинга һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, «Сугышчан туганлык» ветераннар оешмасы вәкиле Илшат Сәхәветдиновка бирелде. Барлык катнашучыларга да грамоталар һәм истәлекле призлар тапшырылды.
Жюри билгеләп үткәнчә, әлеге чара куелышларда катнашучыларның иҗади һәм сәнгати сәләтләрен ачып кына калмыйча, әхлакый кыйммәтләр формалаштырып, һәр баланың күңеленә йогынты ясый алды.
– Тиздән илебез иң бөек бәйрәмне – Җиңү көнен билгеләп үтәчәк! Быел инде аның 80 еллыгын каршылыйбыз. Әмма ничә дистә еллар үтмәсен, кешеләрнең хәтерендә ул коточкыч сугыш турындагы истәлекләр тере. Без, сугыштан соңгы буын вәкилләре, бу җир йөзендә яшәвебез өчен илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән кыю фронтовикларыбызга, фронтка дип корал койган, үзләрен аямыйча көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә мең-мең кат бурычлыбыз. Шуңа күрә безгә, өлкәннәргә, бу истәлекләрне яшь буынга җиткерү бик мөһим! Әлеге конкурс иҗади ярышка гына түгел, ә тарихи хәтерне саклауның һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең мөһим формасына да әверелде, шуңа күрә бу эстафетаны мәктәп балаларына тапшырып, мондый чараны укучылар арасында да оештыру фикере килде, – дип йомгаклады Илдус Наил улы.