Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
16 апрель , 17:24

“Аналар көтәләр улларын”

Бүген, 16 апрель көнне, Таңатар авылында  Русиядә – Ватанны саклаучылар, Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү елларына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына арналган “Аналар көтәләр улларын” дип аталган әдәби-музыкаль  кичә үтте.

“Аналар көтәләр улларын”
“Аналар көтәләр улларын”

Чарага  район үзәк китапханәсе директоры Рәвил Әхмәтов, үзәк китапханәсенең баш библиографы Элеонора Вәлиуллина, махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең әниләре, Таңатар авылы биләмәсе халкы килгән иде.  

Очрашу авыл үзешчәннәре тарафыннан оештырылган Шәриф Хөсәеновның “Егерме ел үткәч” дип исемләнгән бер пәрдәлек драмасы белән башланып китте.  Әдәби кичә концерт программасына да бай булды. Һәр чыгыш дәррәү алкышларга күмелде.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас