Айдан артык барган конкурста 13 авыл биләмәсеннән 34 коллектив һәм 750 үзешчән сәнгать остасы чыгыш ясады. Фестивальне тәмамлаган концертта авыл биләмәләре арасында төрле номинацияләр һәм урыннар билгеләнде. Гран-прига Каенлык авыл биләмәсе үзешчәннәре ия булды. Беренче урын Тазлар авыл биләмәсенең сәнгать осталарына бирелде. Икенче һәм өченче урыннар – Кузбай, Тепляк, Бадрак, Кәшкәләү, Таңатар авыл биләмәләре өлешенә төште. Үзешчән сәнгать осталарын район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев котлады. Ул шушы фестивальнең әһәмиятен билгеләп, безнең тарихыбыз онытылмавын, махсус хәрби операциянең тизрәк туктавын һәм агымдагы елда билгеләнәчәк Бөек Җиңүнең 80 еллыгын гына түгел, киләчәк буын мең елларын да аяз күк йөзендә каршыласын иде дигән теләген белдерде.