Алар шулай ук Бөек Җиңү көнен якынайтуга үз өлешен кертеп, иртәсе, киче, алы-ялы белән исәпләшмичә, төрле эшләрдә көчен сала.
Моннан тугыз дистә елдан элек Чишмә-Борай авылында Хәлимә белән Саһман Карамовлар гаиләсендә дөньяга кыз бала туа. Дүрт малай арасында бердән-бер кызчык тыныч тормышта кадерле булып үсәр иде, әмма моңа каһәрле сугыш михнәтләре мөмкинлек бирми. Сугыш чоры балалары эшкә кече яшьтән башлый, шул исәптән Нәвәзия дә. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң ул укуын дәвам итә алмый. Әнисенә кече туганнарын карашуда ярдәмләшергә, колхоз эшенә дә барырга кирәк була. Үзе кебек яшьтәш кызлар һәм малайлар белән язын җир кибүгә бәләкәй арбага фермадан тирес төяп ташып туфрак ашлау, җәен чәчүлекләрдә чүп үләннәре утау, ашлык урагында урак уру, көлтә бәйләп ашлык сугучы комбайн янына ташу һәм башкалар. Кышын исә, мәҗбүри рәвештә диярлек, Караидел районына урманга агач материалы хәзерләргә җибәрләр. Унбиш-уналты яшьләрдәге үсмер кызлар һәм малайлар кул пычкысы белән билдән кар ерып, чыршы, наратлар кисеп ега, ат чанасына салып елга ярына ташып өя. Язын алардан сал ясап елгадан агызыла.
Нәвәзиягә Иркутск шәһәренә барып шахтада да эшләргә туры килә. Биредә ул ташкүмер чыгаруда көч сала. Авыл кызы тырыш хезмәте өчен өстәмә акча белән бүләкләнә.
1955 елда күрше Дүсмәт авылына килен булып төшә кыз, авылның уңган механизаторларының берсе Наил Хәтмулла улына тормышка чыга. Низамовларның икесе дә, ирле-хатынлы Мәгъдән исемендәге колхозның икътисадын ныгытуда көч сала. Гаилә башлыгы уракта ашлык сугу комбайнында, кышын тракторда, йорт хуҗабикәсе терлекчелектә мал карый. Хезмәт юлының зур өлеше, әлбәттә, сарыкчылыкка туры киләдер. Һәр ана сарыктан кимендә икешәр бәрән алып сәламәт үстерү өчен зур тырышлык таләп ителә. Моңа яшь үрчем күпләп килгәндә вакыт белән исәпләшмәгәндә генә ирешеп була. Фермада тавыклар да карый ветеран.
– Бәрәннәрне балалардан яхшырак караганбыздыр әле. Бер-беребез белән үзара ярышып эшли идек, – дип искә ала Нәвәзия Саһман кызы. Аның сыер сауган чаклары да аз булмаган.
Низамовлар өч балага гомер бүләк иткәннәр. Инде күптән зур әни булган хөрмәтле апаның оныкларының балалары үсеп килә. Бүген унынчы дистәне ваклаучы сугыш чоры кешесе, тыл ветераны, балалары тәрбиясендә гомер йомгагын сүтә. Ул бүгенге мул тормышка, авылларның төзекләнүенә, Дүсмәттә дә мәчет төзелеп, анда азан тавышлары яңгырауга сөенеп, илгә иминлек теләп яши.