Бөек Җиңүгә - 80 ел
9 апрель 2025, 09:59

Хатирәләр, сугыш истәлекләре мәңгелек

Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бу бәйрәм – барлык кешеләр өчен истәлекле, зур әһәмияткә ия булган онытылмас хатирәләр, фашист илбасарларына каршы  көрәшеп, илебез азатлыгын яулап сугышкан һәр солдатны искә алу, аларны данлау бәйрәме.

Бу Җиңү җиңел бирелмәде. Җиңү көнен якыйнайту өчен миллионланган ватандашларыбыз белән бергә, геройларча көрәшер өчен Ваныш авыл советы авылларыннан 697 кеше туган илебезне фашист илбасарларыннан саклау өчен, кулларына корал алып сугышка китәләр. Шушы батырларның арасында ике хатын-кыз Рәхилә Усманова, Хәкимә Камаловалар батырларча яраланган яугирләргә медицина ярдәме күрсәтеп, гомерләрен саклап калуга чиксез ярдәмнәрен күрсәтәләр.

Әйе... Бу сугыш чоры еллары барлык район, авылыбыз халыклары өчен ифрат та авыр, аянычлы булды. Сугыш миллионланган әниләрне тол, газиз сабыйлар ятим калдыруы. Һәр гаилә якын кешеләрен югалтты. Ләкин әби-бабайлар, апалар, үсмер балалар соңгы сулышларына кадәр, ач-ялангач булуларына карамастан, көнен-төнгә ялгап эшләделәр. Ир-егетләр яу кырында булу сәбәпле, хатын-кызларга тракторлар йөртергә туры килә. Фәрхирух Мостафина, Гөлия Шәехова, Рәйсә Фәрраховалар тимер атларны йөгәнләп басуларны сөрделәр. Шулай ук, атлар фронтка озатылу сәбәпле, басуларны хуҗалыкта булган сыер, үгезләр белән эшкәртергә дә туры килә.

1941 елда басуларда игеннәр бик мул уңыш бирә. Ләкин 1943-44 елларда, корылык булу сәбәпле, җирләр эшкәртелеп бетмәү аркасында игеннәр юньләп үсә алмый.
Шушы ачлык-ялангачлыктан авыл халкын коткару өчен районнан махсус комиссия кешеләргә аз-азлап булса да азык-төлек тараталар. 1943нче елда гына ачлыктан 63 кеше үлә.
Шушы авырлыклар белән беррәттән ачы кайгы өстәлә. Һәр көнне авылларга үлүләрен, хәбәрсез югалганнарын дәлилләгән “кара кәгазьләр” килә башлый. Ваныш авылыннан гына 132 яугир кайталмады, батырларча һәлак булды. 158 солдатыбызның күбесе авыр җәрәхәтләр алган хәлдә туган авылыбызга әйләнеп кайтты. Хөрмәтле ветераннарыбыз авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләп, хуҗалык эшләрендә зур өлеш кертеп, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә ярдәмнәре уңышлы булды. Бүгенге көндә бер генә ветераныбыз Сафиуллин Миңнерәшит Шәйслам улы исән. Кызы Мәйсәрә тәрбиясендә Бәйсәкә авылында гомер кичерә ул. Ә калган ветераннарыбыз безнең арада юк инде, урыннары оҗмахта булсын. Кайбер гаиләләргә икешәр, өчәр, дүртәр үлеп калулары яки хәбәрсез югалулары турында хәбәрләр килде. Хәлимә Габдрахманованың дүрт улы, Яхыя бабайның өч, Мәрхәбә әбинең өч улы да сугыш кырында ятып калдылар. Тылда эшләгән әбиләр, бабайлар, апалар һәм абыйларның фидакарь хезмәтләрен искә алып 1941-45 елларда “Фидакарь хезмәт өчен” дигән медаль белән 170 кеше Бөек Җиңүнең 50 еллык юбилеенда бүләкләнде. Бүгенге көндә Ваныш авылында өч тыл ветераны яши.

Туган җиребезне немец илбасраларыннан азат итү өчен авыр көрәштә гомерләрен биргән батырларыбызны, Бөек Җиңүнең һәр сәгатен якынайту өчен тылда эшләгән тыл батырларын онытырга хакыбыз юк! Һәрбер гаиләдән сугышкан солдат – ул герой. Шуңа күрә безнең нәсел җепләре шушы геройларыбызга барып тоташа. Бөек Ватан сугышы яугирләрен искә алу, хөрмәтләү тантаналары һәр бәйрәм саен үткәрелә. 

Авыл уртасының Марат Нуртдинов исемендәге урамында яңа обелиск ачылды. Мәктәп укучылары аны чистартып, карап торалар. Илебез азатлыгын яулап сугышкан яугирләрнең исеме, фамилиясе гранит ташларга уелып язылган. Аларны хөрмәтләп венок, чәчәкләр салына. Сугыш кырларында батыр егетләребез геройларча үлеп калды, ә күрсәткән батырлыклары йөрәкләрдә мәңге сакланып кала.

Илебез халкына Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен җиңүгә 80 ел тулуның Бөек бәйрәме – тынычлык, иксез-чиксез уңышлар, дуслык җепләрен ныгытып, бәхет, шатлык алып килсен.

Автор:Фәния Гәрәйшина, РФ мәгариф отличнигы, ветеран укытучы, Ваныш авылы
Читайте нас