Аның бала чагы, үсмер еллары илебезнең авыр, яңа күтәрелеп, тернәкләнеп килгән чакларына туры килә. Әтисе Әхмәтзариф иртә дөнья куя. Бар дөнья йөге гаиләдәге өлкән ир балага – әткәйгә торып кала. Балачактан ук колхоз эшләренә булыша башлый. Өйдә зур гаилә башлыгы булып китә. Үзе белән биш бала үсәләр. Каенлык мәктәбен тәмамлау белән туган колхозында эшли башлый. Чумарага, Караидел районына барып урман кисүләр, колхозга утын, агач материаллары хәзерләү, сабан белән җир сөрүләр, печән, мал азыгы хәзерләү – җигелеп эшли яшүсмер Әхмәтзыя.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлану белән 19 яшьлек егетне, минем әткәемне, 1941 елның октябрь аенда Кызыл Армия сафларына алалар. Ул Көньяк-көнбатыш фронтының 262нче дивизиянең 443нче укчы разведка полкында разведчик булып фронт юлын үтә. Сугышка-фронтка товар вагонында (товарняк) 21 көн буе, фронт сызыгын уратып алып барулары, шушы 21 көнгә бары тик өч тапкыр җылы аш ашаганнарын, аның белән сугышка бергә барган агайларын, син бәхетле, үлеп калсаң синең балаларың юк ятим калырга, ә без үлеп калсак балалар ятим кала бит дип искә ала иде.
Сугышның баштагы мәлләрендә немец-фашист илбасарлары илебезнең тиз арада күп җирләрен басып алалар, аяусыз тигез булмаган сугышларда безнең совет гаскәрләрен таптап, изеп, сытып кына китәләр. Әткәем Курск дугасында барган каты сугышта Старый Оскол шәһәреннән ерак булмаган Солнцево авылы янында авыр яралана.
Санинструкторлар яу кырыннан аңын югалткан разведчикны эвакогоспитальгә озаталар. «Итек эче кан белән тулып, чалбар, портянкалар кан белән укмашып беткән иде, аяк юан бүрәнә кебек шешенеп, госпиталь табиблары аякны кисәргә дигән карар чыгардылар, ләкин мин моның белән ризалашмадым. Авылга аяксыз кайтмыйм, «лучше үләм» дидем», – дигәне хәтердә.
Яраланганнан соң бик күп госпитальләрдә дәваланырга, реабилитация үтәргә туры килә аңа. Госпитальдән инвалидность алып, ул туган авылы Каенлыкка әйләнеп кайта, янә җиң сызганып туган колхозында эшли башлый. Колхозда бригадир, агроном, ферма мөдире, партоешма секретаре, колхоз рәисе вазыйфаларын башкара. Сугыштан яраланып кайтса да, бөтен җәмәгать эшләрендә, өмәләрдә актив катнаша. Бәләкәйдән эшләп үскәнгә ул авырлыкларга бирешми.
Сугыштан соңгы еллар илебездә төзекләндерү, җимерелгәннәрне яңарту, тернәкләндерү чоры булды. Илебездә халык хуҗалыгын аякка бастыру, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча зур эшләр башлана. Безнең әткәебез дә үзе кебек булдыклы, данлыклы фронтовиклар белән бергәләп, районыбызның күренекле шәхесләре: «Искра» колхозы рәисе, III Бөтенсоюз колхозчылар съезды делегаты, Ленин, Хезмәт кызыл байрагы орденнары кавалеры Габдинур ага Хәбибуллин, Ленин ордены кавалеры агроном Рифгат ага Заһидуллин бар көчләрен аямыйча, ал-ял белмичә колхозыбызны район буенча алдынгылар рәтенә чыгардылар. Бу чорда колхозда зур төзелешләр алып барыла: фермалар, клублар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар төзелә. Гади колхозчыларга өй салышырга, йорт-кураларын юнәтергә булышалар. Колхозчылар иркен-мул тормышта яшәсеннәр өчен күп көч салалар, авыл хуҗалыгын югары дәрәҗәгә күтәрәләр.
Әткәй сугыштан исән-имин кайтсам, кешеләргә гел яхшылыклар, игелекләр, изгелекләр эшләрмен, дип үзенә нәзер әйтә – сүз бирә. Үзенең аягы яралы булуга карамастан, әткәебез аягына басып йөри алмаган авылыбызның Фәвис исемле яшүсмер егетне күтәреп, Свердловский шәһәренә алып китеп, анда ортопедия һәм травматология фәнни-тикшеренү институтына урнаштыра.
Свердловск врачлары операция ясап Фәвисне аякка бастыралар. Фәвис үз аякларына басып йөри башлый, соңыннан итекче һөнәрен үзләштереп, Нефтекама шәһәрендә яши һәм итекче булып эшли. Әткәйнең игелекләрен, изгелекләрен онытмый Фәвис. Әткәйгә олы хөрмәт йөзеннән итек, ботинка тегеп бүләк итә иде.
Әткәебезне 1966-1972 елларда «Октябрь» колхозына рәис итеп җибәрәләр. Монда да ул үзен булдыклы җитәкче итеп күрсәтә. «Октябрь» колхозын районда алдынгылар рәтенә чыгара. Колхозда фермалар, күп социаль объектлар төзелә, колхозчыларның шәхси хуҗалыкларын яхшыртуга күп көч сала. Үзе белән бергә эшләгән колхозчылар аңа зур рәхмәтләр әйтеп, хәлен белеп йөрделәр.
Лаеклы ялга чыккач та әткәебез өйдә ятмады, җәмәгать эшләрендә актив катнашты. 80 яшькә кадәр Каенлык авыл советы биләмәсенең ветераннар советы рәисе булды. Ветераннарның хәлләрен белеп, аларны соңгы юлга озату, тормыш-көнкүреш хәлләрен яхшырту буенча күп хезмәт салды.
Әткәебезнең Борай районы ветераннар оешмасының Почет китабына кертелүе, Генерал В.Л.Говоров имзасы белән Бөтенрусия сугыш ветераннары коммитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнүе, ветераннар арасында актив җәмәгать эшләрендә тугрылыклы, тырыш, намуслы, фидакарь хезмәтләре өчен илебезнең бик күп лаеклы бүләкләре белән бүләкләнде. Гади халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче, үзенең туган иленә, коммунистлар партиясенә тугры булып, безгә, балаларына үрнәкле әткәй булып, 94 яшькә җитеп, бу дөньяның матурлыгын тоеп, кадерен белеп, туган җире белән горурланып яшәде.
Үтә дә ихлас, кешелекле, игелекле, тырыш хезмәт һәм сугыш ветераны әнкәебез Тәдрисә Әхмәтвафа кызы белән 50 елдан артык тигез гомер кичереп, безне, дүрт балаларын тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар.
Әткәйне еш кына төрле очрашуларга чакыралар иде. Халык арасында, бикрәк тә яшьләр, мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирүгә күп көч сала иде ул.
Үзе белән бергә сугышта булган, үлеп калган яки хәбәрсез югалган яугирләрнең туганнары, балалары әткәйне эзләп табып, аның янына киләләр иде. Әткәйнең бертуган энесе Ямалтдинов Гарифьян Әхмәтзариф улы сугышта хәбәрсез югала.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, илебез әкренләп аякка басты. Илебезнең көч-куәтен арттыруда әткәйләрнең дә өлеше зур булды.
Дөньяда беренче булып га-ләмгә – космоска кеше очырган, дөньяда иң көчле атом ледоколы төзелгән СССР дигән бөек илнең җиңелмәс армиясе солдаты булды Әхмәтзыя Әхмәтзариф улы Ямалтдинов. Без, балалары, һәрвакыт аның белән горурланып яшәдек һәм яшибез!