Тере музыка озатуында барган чара үзенең үзенчәлеге белән башка чыгышлардан аерылып торды. Бигрәк тә инструменталь ансамбль чыгышы тамашачы күңелен яулады. Әлеге концертта төрле буын вәкилләренең сәхнә тутырып чыгыш ясаулары да чараның әһәмиятен арттырды. Ел темаларына багышланып оештырылган конкурста төрле чорның сугыш темалары күтәрелеп, илебез тынычлыгы өчен көрәшүчеләргә дан җырланды. Югары нотада узган концерт программасы ахырында “Мәңгелек ут” капсуласы Кәшкәләү авылы биләмәсе башлыгы Дамир Әхмәтовка бирелде.