Бөек Җиңүгә - 80 ел
19 март 2025, 05:47

Исән барып, исән кайт

“Җиңү салюты” халык иҗаты район фестивале конкурсы кысаларында авыл мәдәният йортларында һәм клубларында үзешчән сәнгать осталарының концертлары дәвам итә. Аның чираттагысы Чалкак авыл биләмәсендә узды.

Чалкак һәм Түгәрәк авыллары үзешчәннәре “Исән барып, исән кайт. Дошманнарны җиңеп кайт” дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Биредә узган концерт программасы төрле жанрларга бай булды. Бигрәк тә Кәрим Яхинның “Нигә килми, әнкәй, хәбәрең?” дигән җыры тамашачылар күңеленә хуш килде. Һәр чыгыш дәррәү алкышларга күмелде. Концерт прогаммасында 1941-1945 елларындагы сугыш чоры ачык чагылды, махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләр дә искә алынды.
 “Мәңгелек ут” капсуласы тантаналы рәвештә Вострецово авыл биләмәсенә тапшырылды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас