Бадыйк Хөснетдинов 1925 елның өченче мартында Таңатар авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килгән. Тормыш авырлыклары, илдә барган вакыйгалар аңа мәктәптә белем алырга мөмкинчелек бирми, ул дүрт сыйныф кына тәмамлый ала. 1936 елда әтисе “халык дошманы” дип кулга алына. Ул чорда авылның күп кешеләренә шундый кара тамга тагыла. Русия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган.
Әтисен алып киткәндә, Бадыйк Сәет-Көрҗә авылындагы су тегермәнендә була. Шул көнне бик зур сагыш белән искә ала торган булган ветераныбыз. “Улым, мин китәм инде”, дип, аркасыннан сөеп хушлашкан булган аның белән әтисе. Ул вакытта язмамның героена нибары 11 генә яшь булган. “Бу минем әтиемне соңгы тапкыр күрүем булды”, – дип сөйләгән булган ул балаларына. Шулай итеп Бадыйк туганнары белән әтисез калалар.
Бадыйк та, яшьтәшләре кебек, тормыш арбасына иртә җигелә, колхозда эшли башлый. Менә шулай юкны бар итеп, тату, тыныч кына яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышы башлана. Хәрби хезмәткә чакыру 1943 елда аңа да килеп җитә. Нибары 17 яшь булган егет тиешле әзерлек курслары узып, сугыш эченә керә, фронтта беренче чыныгу ала. Ул данлыклы беренче Белоруссия фронтында хезмәт итә. Кече сержант званиесендә алгы сызыкта укчы буларак дошманга каршы сугышып, Бөек Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш кертә. 1944 елда каты яраланып, госпитальгә эләгә. Госпитальдә ятып чыккач, яңадан фронтка китә. Сугышның соңгы көненә кадәр фашист илбасарларына каршы бөтен көчен сала Бадыйк Хөснетдинов. Дошман оясы Германия башкаласы Берлинга кадәр барып җитә ул. Командирының: “Сугыш бетте”, – дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый, дип сөйләгән булган. Берлинны алганы өчен ул “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.
Сержант Хөснетдиновка сугыш тәмамлангач та туган ягына кайту тиз генә насыйп булмый. Өченче группа инвалид булып 1946 елның августында гына авылына кайта. Бадыйк Барый улы сугыштан соң да гомерен колхоз белән бәйли: озак еллар терлекче булып эшли. Тормыш иптәше Мәрьәмташ белән алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Лаеклы ялга чыккач та, Бадыйк бабай тик торалмый – авылда сөт җыючы булып эшли. Бадыйк Барый улы 1996 елны гүр иясе була.
Аның тырыш хезмәте күпсанлы Почет грамоталары, Мактау кәгазьләре белән билгеләнгән. Ә балалары, оныклары өчен иң кадерлесе, әтиләренең, зур әтиләренең кыюлыгын, батылыгын дәлилләүче, дошманнан курыкмыйча аны тар-мар иткәне өчен бирелгән “Батырлык” ордены тора. Алар үзләренең героен бик җылы итеп искә алалар.
– Җиңү көне җитсә, әти искә төшә. Без аның белән чиксез горурланабыз, – ди кызы Анфиса апа.
Сугыш, хезмәт ветераны Бадыйк Барый улы Хөснетдинов Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеенда 100 яшьлек юбиллен каршылар иде. Шундый истәлекле вакыйга чорында барлык ветераннарыбызны искә алыйк. Безгә җиңү китергән Ватан каһарманнарын онытырга хакыбыз юк!