Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
11 февраль , 16:38

Алар Әфган сугышында булган...

Әфган сугышының асылы белән тирәнтен таныштыру максатыннан бүген, 11 февраль көнне, Борай авылының беренче санлы мәктәбендә әфганчы Флүр Шәймарданов һәм Радик Рахманов, Чечен конфликтларында катнашкан Фәнил Закиров һәм Илгиз Вәлинуровлар белән очрашу үтте.

Әфганстан җирендә сугыш тәмамланганга инде 36 ел вакыт узып бара. Бу вакыйга безнең ил тарихында зур урын алып тора, ә тарихны белү һәркем өчен кирәк. Чөнки үткәнен белмәгән кеше киләчәктә дә шул ук  хаталарны кабатларга мөмкин.

Әфган сугышының асылы белән тирәнтен таныштыру, хәрби хезмәттә булган ир-егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан бүген, 11 февраль көнне, Борай авылының беренче санлы мәктәбендә  әфганчы Флүр Шәймарданов һәм Радик Рахманов, Чечен конфликтларында катнашкан  Фәнил Закиров һәм Илгиз Вәлинуровлар белән очрашу үтте.

Сугыш – куркыныч сүз. Бөтен халык өчен авыр сынау. Сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзә. 1989нчы елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарыла. Сугыш күптән бетсә дә,  ярасы мәңгелеккә йөрәктә калды.  Шуңа күрә дә үзләренең тормышларын да аямыйча сугышчан бурычларын үтәгәннәрне без онытырга тиеш түгел.

Ел саен 15 февральдә илебездә Әфганстанда хезмәт бурычын үтәгән солдатлар турында искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан оештырылган очрашу барышында әфганчылар үзләренең кайда, ничек хезмәт итүләре турында сөйләп үттеләр. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Һәр сорауга җитди җавап биреп, яшь буынга үзенең изге теләкләрен җиткерделәр офицерлар. Әфганчылар белән истәлеккә фотога төштеләр.

Чара мәктәп алдында урнашкан обелискка венок салу белән дәвам итте.

Балаларның күңелләрендә әлеге очрашу җылы хатирәләр булып озак елларга кереп калыр. Очрашу илебездә тынычлык булсын, мондый куркыныч вакыйгалар булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.

Яугир-интернационалистлар белән аралашкач, укучыларда яугирләргә карата горурлык һәм соклану хисләре туды. Бүгенге малайлар, киләчәктә – Ватан сакчылары, солдатларыбызга лаеклы алмаш булырлар, дип ышанасы килә.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: