Фотогалереи
18 Апреля 2025, 13:13

Борайда “Вне времени” дигән шәхси күргәзмә ачылды

Бүген, 18 апрель көнне, «Танып-Су» Арт-галереясендә якташыбыз, рәссам-монументалист Айрат Сөләймановның “Вне времени” дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.

Борайда “Вне времени” дигән  шәхси күргәзмә ачылдыБорайда “Вне времени” дигән  шәхси күргәзмә ачылды
Борайда “Вне времени” дигән шәхси күргәзмә ачылды

 
Чарада район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, рәссамның сеңлесе Лидия Галеева, Уфа шәһәренең “Мирас” галереясе директоры Ольга Рамазанова, Айрат Мәрван улы иҗатын сөючеләр килде.
-Безнең районнан чыккан талантлы шәхесләр бик күп. Айрат Сөләйманов та шуларның берсе. Районыбызда шундый зур күләмле күргәзмә ачылу – бездә чиксез горурлык хисләре генә уята, - диде Рушан Кадим улы.
Айрат Мәрван улының төрле елларда иҗат ителгән картиналарын күргәзмәгә Лидия Мәрван кызы һәм рәссамның туганнары тапшыра. Күргәзмә якынча 11 июльгә кадәр эшләячәк.
Бу турыда тулырак гәзитебезнең алдагы саннарында укырга була.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас