Башкортстанда азык-төлеккә дефицит булмаячак

Республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев сәүдә челтәрләрендә товар запасы булдырылуы, товарны бүлү үзәкләренең гадәти режимда эшләве турында сөйләде.

Башкортстанда азык-төлеккә дефицит булмаячакБашкортстанда азык-төлеккә дефицит булмаячак
Башкортстанда азык-төлеккә дефицит булмаячак

–Республика Хөкүмәтендә кризиска каршы штаб эшли башлады. Шулай ук махсус комиссия куллану базарындагы хәлләрне, хакларның арту-артмавын даими тикшереп тора. Соңгы тикшерүдә кайбер товарларга бәяләр күтәрелүе күзәтелә. Әмма хакларның артуы илдәге соңгы вакыйгалар белән бәйле түгел. Башкортстан азык-төлеккә кытлык кичермәячәк, чөнки безнең республика илдә иң зур аграр төбәкләрнең берсе. Республикада “Башкортстан продукты” бренды кулланучылар базарында тотрыклы урын тота, “Сәүдә мәктәбе” кебек проект уңышлы эшләп килә.
Билгеле, илебез авыр чорларны аз кичермәде. Әлеге икътисадый чикләүләр дә үсеш өчен мөмкинлек булачак. Бер күрсәткечкә генә игътибар итсәк, мәсәлән, пандемиягә кадәр чор белән чагыштырганда, күмәртәләп сату күләме ваклап сату күләменнән 200 миллиард сумга арткан, – диде ул үзенең интервьюсында.

 

Фото: стоп-кадр интервью БСТ

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас