Конкурсны оештыручылар булып Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Борай районы муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе, Борай район үзәк китапханәсе чыкты. Конкурс хокукый мәдәниятне арттыру, яшь һәм булачак сайлаучыларның актив гражданлык позициясен формалаштыру максатларында үткәрелә.
Укучылар алдында сәламләү сүзе белән Борай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәйзрахманов чыгыш ясады.
Чарада Борай авылының һәм районның мәктәпләреннән 11 укучы катнашты. Конкурс «Разминка», «Терминнарны белүчеләр», «Сайлау лингвистикасы», «Блиц-турнир» һәм «Викторина» этапларын үз эченә алды.
Бәйге бер сулышта узды балалар үзләренең эрудициялелеген күрсәттеләр, сорауларга кыю җавап бирделәр, үз карашларын якладылар, оппонентларның җавапларын игътибар белән тыңладылар.
Конкурста катнашучыларны компетентлы һәм гадел жюри бәяләде: Борай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәйзрахманов, территория сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Фларид Шартдинов һәм территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Мулланур Хәзиуллин. Чараны мөмкинлекләре чикле китап укучылар белән эшләү үзәгенең әйдәүче китапханәчесе Диларә Нурова алып барды.
Интеллектуаль көрәш нәтиҗәсендә беренче урынга Алмаз Суфияров чыкты, икенче урынны Кристина Балановская һәм өченче урынны Әмир Гыйльметдинов алды. Чараның барлык призерлары һәм актив катнашучылары Үзәк сайлау комиссиясенең дипломнары һәм истәлекле сувенирлары белән бүләкләнде.