Җәмгыять
21 Октября , 11:34

93. Мөсәллия Хәйруллина

“Алга”ның 93нче герое – башкорт теле белгече, педагогика фәннәре докторы, профессор, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Башкортстан Республикасында беренче хатын-кыз фәннәр докторы Мөсәллия Хәйруллина. Районыбызның күренекле кешесе турында гәзитнең 1981 ел 1 май 52 санында “Якташыбыз – фән докторы” исеме астында бастырылган, авторы – пенсионер Ф.Солтанов.

Добавить в предпочтительные источники Google
93. Мөсәллия Хәйруллина93. Мөсәллия Хәйруллина
93. Мөсәллия Хәйруллина

“Зәңгәр экран” прог-раммасында “Урал кызы” дигән тапшыру буласын күрдем. Безгә кагылышы юк, дип исәпләдем. Тапшыруда таныш исем ишетелгәч кенә, сискәнеп киткәндәй булып, телевизорга игътибар иттем. Анда сүз Борай районы Бакалы авылында туып үскән, хәзер Башкорт дәү-ләт университетының рус теле кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре докторы Мөсәллия Хәй-руллина турында бара иде.
Тапшыруның авторы теманы “Урал кызы” дип бик уңышлы сайлаган. Чыннан да Бакалы авылы янындагы Ыек таулары тезмәсе – Урал тауларын, тау итә-ге буйлап боргаланып аккан Кизгән елгасы – Урал елгасын күз алдына китерә.
Мөсәллиянең бала чагы һәм яшьлегенең иртәсе табигатьнең шушы матур урынында үтә. Шушы көннәрдә иптәш М.Хәйруллина белән очрашып, берничә сорауга җавап бирүен сорадым. Ул каршы килмәде.
– Бала чагым авыр елларга туры килде. Мин уку яшенә җиткәндә авылда мәктәп юк иде. Укырга, язарга башлап әтием өйрәтте. Мәктәп ачылгач, мине икенче класска утырттылар. Беренче укытучым Шәмсинур Шәфиева апа булды. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Бөре шәһәрендә җиде-еллык мәктәпнең бишенче классында укуымны дәвам иттем. Шул ук Бөре шәһәрендә педтехникумны уңышлы тәмамлаганнан соң, мине Яңавыл урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрделәр. 1937 елда Казан пединститутына укырга кердем.
– Бөек Ватан сугышы елларында кайларда эшләдегез, ул елларда нинди вакыйгалар, кичерешләр булды?
– Институтны тәмам-лыйбыз дип шатланып йөргән вакытта немец илбасарлары сугыш башлады. Соңгы дәүләт экзаменнарын сугыш башлангач тапшырдык. Мине Кама буендагы эшчеләр поселогы Бандюктагы үрнәк мәктәпкә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрделәр. Анда ике ел эшләгәч, туган якка кайтардылар. Башта Яңа Кизгән урта, аннан соң Борай урта мәктәбендә эшләдем. Укытучылар, укучылар берлектә мәк-тәп ремонтлау, ягулык хәзерләү, уңыш җыю чорында колхозга булышу шикелле эшләр башкардылар. Фронтлардан кайгылы хәбәрләр ал-ган семьялар белән эшләүгә дә күп вакыт бүлергә, укучыларны да, ятим калган апаларны тынычландырырга, кайгыларын уртаклашырга, игътибардан читтә калмаячакларын аңлатырга кирәк иде. Фронт өчен җылы киемнәр әзерләү, халыкка соңгы яңалыклар турында һәм башка темаларга лекция-ләр сөйләү шикелле эшләрне дә укытучылар башкарды.
– Сугыштан соңгы эш-ләрегез, фәнни дәрәҗәләр алуыгыз турында берничә сүз әйтмәссезме?
– 1946 елдан Уфаның беренче санлы интернат мәктәбендә эшли башладым. Мәскәүдә аспирантурада укып, аны срогыннан элек тәмамладым. Фәннәр кандидаты дигән дәрәҗә дә алдым. 1954 елдан башлап БГУда эшлим. Мәскәүнең педагогия фәннәре академиясе янында докторлык диссертациясен яклагач, педагогия фәннәре докторы дигән дәрәҗә алып, 1972 елда профессор званиесе бирелде.
– Туган як, авыл, авылдашларыгыз сагындырмыймы?
– Авылымны мин бик сагынам, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланам. Халкымның тормыш дәрәҗәсе, культурасы елдан-ел үсә. Бакалы авылының 40лап кешесе урта һәм югары белемле төрле белгечләр булуы да шатлыклы.
– Буш вакытыгызны ничек файдаланасыз?
– Буш вакытым юк дисәм дөресрәк булыр. Шулай да, кышын чаңгы спорты белән шөгыльләнергә тырышам.
Әйе, аның буш вакыты әз. Иптәш Хәйруллина БГУда укыту-тәрбия эше белән бергә бик зур гыйльми эш башкара. Анда төп юнәлеш – татар, башкорт балаларын рус теленә өйрәтү проблемасы, аның тарихы, рус телен укытуның теоретик нигезләре белән шөгыльләнә. Шул өлкәдә аның 140лап эше, шул исәптән 20дән артык китаплары бар. Болардан тыш ул бик күп җәмәгать эшләрендә катнаша. Соңгы елларда Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Ереван, Самарканд, Махачкала, Нальчик, Чебоксар, Казан, Уфада гыйльми конференцияләрдә катнашты.
Иптәш Хәйруллинаның тырыш хезмәтләре югары бәяләнә. 1977 елда аңа фән өлкәсендәге эшләре, югары квалификацияле кадрлар хәзерләү буенча тырыш педагогик хезмәтләре өчен Башкорт АССРының ат-казанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.”

Хәйруллина Мөсәллия Хәйрулла кызы 1915 елның 15 декабрендә Уфа губернасы Бөре өязенең Иске Имәнкүпер авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Борай районы Бакалы авылы) туган. 1935 елда Бөре педагогия техникумын, ә 1941 елда Казан педагогия институтын тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышы елларында (1941–1945) Татарстан АССРының, Башкортстан АССРның һәм Борай районы мәктәп-ләрендә укыткан.
1945 елдан 1950 елга кадәр Уфа шәһәренең 9 нчы башкорт урта мәктәбендә директор урынбасары, аннары директоры булып эшләгән.
1950–1993 елларда Башкорт дәүләт университетында эшли:
1951 елда РСФСР Педагогия фәннәре акаде-миясенең Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институты каршындагы аспирантурага керә һәм диссертация яклый;
1957 елда доцент исеме бирелә;
1971 елның 16 апрелендә СССР Педагогия фәннәре академиясенең Гомуми һәм политехник белем бирү фәнни-тикшеренү институты советында докторлык диссертациясен яклый;
1972 елның 19 июлендә аңа «Тел белеме һәм рус теле» кафедрасы буенча профессор исеме бирелә;
1972 елдан рус теле кафедрасы мөдире була, аның нигезендә 1977 елда ике кафедра оештырыла: рус һәм чагыштырма тел белеме кафедрасы һәм рус теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы; соңгысын ул 1990 елның сентябренә кадәр җитәкли;
1992–1993 елларда – башкорт теле һәм журналистика факультетының рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире;
1970–1990 елларда – югары уку йортлары арасы фәнни-методик советы рәисе;
1970–1980 елларда бер үк вакытта БАССР Хатын-кызлар республика советы рәисе була.
2011 елда – докторлык диссертацияләрен яклау буенча диссертация советы әгъзасы.
Киров район хезмәт ияләре депутатлары советы депутаты итеп сайлана, «Башкортстан кызы» журналының редколлегия әгъзасы, РСФСР Педагогия җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе рус теле секциясе җитәкчесе, югары уку йортлары арасы фәнни-методик советы рәисе, БАССР Мәгариф министрлыгының уку-методик советы әгъзасы, «Белем» җәмгыяте әгъзасы була.

Автор:Зәһинә Ибәтуллина