

“Евдокия ялга каршы мунча якса, күршеләренә эндәшми калмый.
– Җиһания апа, мунчага кер!
Инде Җиһания апаның хәле мөшкел икән, ул аның өс-башын юып та бирә. Тәмле ризыклар пешерсә, анда да күршене сыйдан калдыру юк.
Менә шулай яшиләр рус һәм татар хатыны. Хәер, Казанцевларга керсәң гый-брәт алырлык хәлләргә тап булмый калмыйсың.
Беркөнне кереп чыккан идем. Йорт хуҗасы «Алга» газетасы укып утыра. «Соң сез бит гел русча гына укыгансыз түгелме?» – дип сорыйм мин Александрдан. «Минем өчен русча ни, татарча ни – барыбер», – дип җаваплый ул.
Сугыш еллары иде.Сталинград фронты. Күк йөзе тузан болыты белән капланган мәл. Окопларга яңа почта килде. Сержант Александр Казанцевка да хатлар китереп тоттырдылар. Беренче хатны ачып укыган иде – абыйсы Гаврилның батырларча һәлак булганын әйтеп язганнарын күрде. Икенче хатта кече сержант Дмитрийның һәлак булуын язганнар.
Александрның йөрәген-дә немец фашистларына нәфрәт уты тагын да көчлерәк кабынды. Сугышларда юлбарыс кебек булды ул. Үлеп калган ике абыйсы өчен дә үч алды. Батырлыклары өчен аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр. Аннары «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» медальләре түшен балкытты аның. Берничә тапкыр яраланса да яңадан сугышка керде. Берлинга кадәр барып җитте. Бары тик 1947 елны гына туган якларына кайта алды.
Бүген Александр Казанцевка карап аны һич тә сугыш яланында дошман белән бугазга-бугаз килеп сугышкан, нәфрәт тулган кеше дип күз алдына китерүе авыр. Сабыр, акыллы, кешегә чебен кадәр дә зыян итмәслек эшсөяр кешеләрнең берсе ул.
Ашлык кабул итү пунктына килгәнче берничә урында кыска гына вакыт эшләп алса да, аның оештыру сәләте, хезмәткә мөнәсәбәте тулысы белән биредә ачылды. Озак еллар монда инженер вазифасын башкарды Александр.
Ул моны эшләде, тегене эшләде дип сөйләгәнче, барып каравың мең артык. Күпләр белә, элек ашлык кабул итү предприятиесе ис-ке амбарлары белән серәеп утырса, хәзер үзе бер заводны хәтерләтә. Бары да яңа: складлар да, склад эчендәге техника да. Кул көче белән бик аз эш башкарыла. Боларның барсының башында Казанцев торды. Белә иде: ашлык җыемы елдан-ел артачак, димәк, складларның да зурысы, машина бушаткычларның да көчлесе кирәк булачак. Аның уйлары дөрескә чыкты.
Коллективта аның авторитеты үскәннән-үсте. Юк, бу аның кешеләргә ихтирамлы булганы өчен генә түгел, ә теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкарганы, намуслы булуы өчен үсте. Озак еллар профсоюз оешмасын да җитәкләде. Тыныч хезмәттә дә Казанцевның тырышлыклары югары бәяләнеп килә. Коммунистик хезмәт ударнигы исе-менә дә лаек булды ул.
Озак еллар инженер хезмәтен башкаргач, сәла-мәтлеге какшау сәбәпле ул склад мөдире булып күчте. Монда да сынатмады.
Үткән елны ашлык кабул итү предприятиесендә мәшәкатьләр күп булды. Чөнки ашлык чи иде. Алны-ялны белми эшләделәр биредә. Нәтиҗәдә ашлык әрәм булмады.
Әйе, Казанцев үзенең 55 яшен мактаулы юлда җиткезде. Аның тормыш юлы күпләргә үрнәк булды. Шуңа ул бүген үзен тыныч хис итә. Тормыш иптәше Евдокия дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Төрле постларда тырышып эшләде. Бу семьяны кай яктан карасаң да мактарлык: бала тәрбияләүдә дә, кешеләргә мөнәсәбәтләре белән дә. Кыскасы, менә шундый кешеләргә бай булганыбыз өчен тормышыбыз мул безнең”.