Мөселманча киенгән авылдашлар, кунаклар тантанага җыелды. Күркәм гадәт буенча мәчет ачылу Коръән аятьләре уку белән башланды.
Күркәм дини чарада бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Имам Рифат хәзрәт Зарипов тантананы ачып, истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләде, мөселманнар тормышында мәчетләрнең әһәмияте һәм фазыйләтләре турында сөйләде. Аннары ул килгән кунакларга сүз бирде. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев сәетбайлыларны истәлекле вакыйга уңаеннан котлап, иман йорты төзүдә өлешләрен керткән һәр кешегә рәхмәтләрен җиткерде.
-Бу – район тарихында олы вакыйга. Мәчет – туры юлдан тайпылмыйча тормыш юлыннан атларга, дөрес итеп яшәргә чакыручы изге урын. Биредә Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен җыелабыз. Яшь буынга яхшы тәрбия бирүче урын да бу. Дөресен генә әйткәндә, бөтен өмет шушында – ата-аналар сабыйларын җитәкләп, бергәләшеп мәчеткә йөргәндә әдәпле-әхлаклы буын үсәчәк! – диде Рушан Кадим улы.
Тантанада республиканың һәм күрше районнарның дин әһелләре, район һәм авыл халкы, чыгышлары белән Саетбай авылыннан булганнар катнашты.
Килгән кунаклар вәгазьләрендә вакытның, гомернең кадерен белеп яшәргә чакырды, мәчетләр кешеләрнең рухи чистарынуында зур урын алып торуын искәртте, мөселманнарны гыйбадәт кылырга өндәде.
«Ике ел буе барган төзелеш тәмамланды. Мәчете булган авыл - ул бәхетле авыл! Аның төзелешендә бик күпләр ярдәм итте. Шундый бердәмлек булмаса, бу эшне башкарып чыгарга мөмкинлек булмас иде. Эш һәм киңәш белән район хакимиятеҗитәкчелеге, авылыбыз халкы ярдәм итте», - дип сөйләде мәчет төзүдә алдынгылардан йөргән Венера Хаҗиева.
Чыгыш ясаучыларның барысының да фикере бер булды: иман йортына халыкның эзе суынмасын, азан әйтелеп, 5 вакыт намаз укылсын, дингә яшьләр дә тартылсын дигән теләкләр җиткерелде.