

Бер үк авылда туып, бер чишмә суларын эчеп үскәннәр алар һәм ераклардан бәхет эзләмичә, кендек каны тамган туфракта дөнья корып, балалар үстереп, авыл яшәсен өчер тырышлыгын салып матур гомер кичерәләр.
Алар икесе дә ишле гаиләдән. Фиданур Сәлихян улы дүрт малай арасында – икенче, Светлана Мәгънәви кызы дүрт сабый арасында өлкәне. Армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач, шофер таныклыгы булган Фиданур һөнәре буенча эшли башлый. Башта колхозда хезмәт салса, соңрак Себер якларына чыгып китә. Шулай итеп унике ел чит җирләрдә эшләп йөри, аннары әти-әнисе олыгайгач, аларга ярдәм-таяныч булыр өчен Себер якларында хезмәтен тәмамлап, туган якларында төрле, сезонлы эшләргә йөри башлый. Үзе кебек уңган хатыны Светлана озак еллар туган авылында балалар бакчасында тәрбияче була. Соңрак, балалар бакчасы ябылу сәбәпле, Светлана Мәгънәви кызы авыл советына җыештыручы булып эшкә урнаша. Фиданур абый Себер якларында да эшләп йөргәч, бала тәрбияләү, хуҗалыктагы тавык чүпләсә дә бетмәс мәшәкатьләр күбрәк Светлана апа иңенә төшә. 30 елга якын хезмәт стажы туплап, хаклы ялга чыга. Шулай ук әйтеп үтәргә кирәк, Светлана апа «Дуслык» җыр ансамбле белән бергә авылның гына түгел, районның да мәдәни тормышында актив катнаша. Шул ук вакытта авылда узган барлык өмәләрдә дә тормыш иптәше белән бик активлар. Зиратларны тәртипкә китерүме, төзекләндерү эшләре булсынмы – Галләмовлар беренчеләрдән ярдәмгә киләләр. Менә шулай матур гына яшәп, туган, яшәгән җирләрен яратып, авыл файдасына үзләрен аямыйча хезмәт итәләр.
Галләмовлар – күпбалалы гаилә. Алар биш бала: Вилдан, Эльвера, Вилнар, Инзил, Илгизәргә гомер бүләк иткән, ана сөте белән иман биреп, кадерләп үстергән. Әле генә тәпи баскан, өйне чыр-чуга күмеп уйнаган, аннары мәктәп мәшәкатьләре белән мәшгуль булган балалар да ни арада үсеп җиткәннәр дә үз яртыларын тапканнар. Янып яшәлгән гомер шулай тиз үтә торгандыр инде. Светлана апа белән Фиданур абый да балаларын бер-бер артлы башлы-күзле итәләр. Ата-ана бердәм булса, балалар күркәм үсә, дигән әйтем бар. Биш баланың һәрберсе күңелләренә хуш килгән һөнәр иясе булып өлгерә. Балалары һәм бүгенге көндә дәү әти, дәү әни дип назлап эндәшкән дүрт оныклары алар өчен тормышның иң олы куанычы.
2002 елда Светлана ханым, күпбалалы әни буларак, «Ана даны» медале белән бүләкләнә.
Бу уңган гаилә күпләп кош-корт, мал асрый, бакчада җиләк-җимеш үстереп мул уңыш ала. Яздан йорт аллары чәчкәләргә төренә. Балалары да әти-әниләре янына еш кайтып, хәл белеп торырга тырыша. Җәй көннәрендәге күңелле тормышны оныклары кайтып, тагын да күркәмләндереп җибәрә.
1987 елда олы тормыш юлына чәчләрен-чәчкә бәйләп, кайгыда да, шатлыкта да гел бергә булырга сүз куешып, имзаларын салган Светлана һәм Фиданур Галләмовлар 39 ел инде үз вәгъдәләрендә торалар. Шул вакыт эчендә төрле хәлләр, мизгелләр булган, күп эшләр дә эшләнгән, хәтта яңа йорт та бетереп кергәннәр һәм күп еллар элек кабынган хисләр ялкынын алар бүген дә сүндермичә, сүрелдермичә яшиләр. Аның җылысы балаларына да, оныкларына да, кунакчыл йортның бусагасын атлап кергән туганнарга, дусларга һәм күршеләргә дә җитә.
Фото гаилә архивыннан.