

Кичә шигырь дулкыннарында тибрәлеп кенә бик ямьле узып китте. Түгәрәк авыл клубы үзешчән артистлары шагыйрәнең яраткан жырларын башкарып, чарага аерым матурлык, җанлы күңел көче өстәде.
– Мин бүген үземне икенче планетада булган кебек тойдым, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты Әлфидә Шәмси кызы.
Әлфидә Шәмси кызы Галләмова 1942 елның 28 ноябрендә Түгәрәк авылында дөньяга килгән. Таңатар, Чалкак мәктәпләрендә белем алган. Колай авылында башлангыч сыйныф укучыларын укыткан, читтән торып Бөре педагогия институтын тәмамлаган. 35 ел биолог булып хезмәт салган. Башкортстан мәгариф отличнигы исемен лаеклы йөртә.
Тырыш хезмәте, эссе йөрәкле җылылыгы һәм һәр юлына туган җир сулышы сибелгән шигырьләре белән Әлфидә Шәмси кызы авылдашларының күңелендә җылы урын тапкан. Иҗат кичәсе дә аның тормышындагы иң матур көннәрнең берсе булып истә калачак.