

МСОга бар гомерләрен багышлаган Фәүзә һәм Рәфит Нургалиевларның кызлары Зәнфирә, Гөлфирә, Илфания әлеге чарага килеп, әти-әнисе белән бергә эшләгән апа-абыйларын котлап, туганнары Гөлнәрия хәзерләгән күчтәнәч пакетларын ветераннарга тараттылар. Гөлнәрия Борай авылында туып-үсә, икенче мәктәпне тәмамлагач, Свердловск шәһәрендәге совет сәүдәсе техникумына укырга керә. Хезмәт юлын яраткан һөнәре буенча башласа да, 90нчы еллардагы үзгәрешләр аның үз эшен ачарга этәрә. Читтән торып экология институтында укып, диплом алгач, “Экотехнология – 2005” фирмасын ача. Бүгенге көндә шушы фирманың генераль директоры вазыйфасын башкара. Гөлнәрия бик нечкә күңелле, ярдәмчел ханым. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими гуманитар ярдәм күрсәтеп тора. Шушы изгелекләре өчен аның адресына хәрби часть командирларыннан берничә дистә Рәхмәт хатлары да килгән. Әти-әнисенең ветераннар оешмасына да спонсорлык ярдәм күрсәтеп тора. Менә шундый изге уйлы Гөлнәриябезгә безнең дә рәхмәтләребез чиксез.