Җәмгыять
7 Октября , 07:25

Чәчләренә чал төшсә дә, күңелләре һаман яшь

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында матур, эчтәлекле чара узды. Фойеда һәм тамаша залында җылылык, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре хөкем сөрде. Бу көн – өлкән буынга зирәклекләре, тормыш тәҗрибәләре һәм районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен кабатлау өчен менә дигән мөмкинлек.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чәчләренә чал төшсә дә, күңелләре һаман яшьЧәчләренә чал төшсә дә, күңелләре һаман яшь
Чәчләренә чал төшсә дә, күңелләре һаман яшь

Ихтирам һәм игътибар бәйрәмен район хакимиятенең беренче урынбасары Марат Ахунов ачты. Ул үз чыгышында өлкәннәрне җылы котлау сүзләре белән тәбрикләде. Район тарихына нигез салган данлыклы ветераннарны олылап, аларның районыбыз өчен тырышлыкларын искә төшереп үтте. Хәзерге көндә дә тырышып, көчләрен куеп ярдәм итеп яшәүче өлкәннәребезгә рәхмәтләрен җиткерде. Дөньяның ачы-сын-төчесен татыган, гомерләре буена хезмәттә кайнаган, Бөек Ватан сугышының һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, курчак уйнап, балалык шатлыкларында үсәр чакларында тормыш авырлыгын, тормыш нужасының тәртәсенә җигелеп тарткан әби-бабайларыбыз, әти-әни-ләребез ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек булулары әлеге чараның һәр чыгышында ачык яңгырады. Өлкәннәр көнендә тормышның барлык кырыс сынауларына карамастан, ныклы гаилә корып, лаеклы балалар тәрбияләп, аларны акыллы итеп олы тормышка юнәлтә алган Билаловлар, Гыйльмияровлар, Солтановлар, Хәмәтнуровлар һәм Хановлар гаиләләре хөрмәткә лаек булды. Марат Рәшит улы парларны котлаганнан соң, күпьеллык намуслы хезмәтләре, ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән һәм актив иҗтимагый эшчәнлекләре өчен район хакимиятенең Мактау грамотасы белән Фәнис Габдуллин, Зәнфирә Гыйльметдинова, Ялкын Гыймалтдинов, Рәзиф Зиятдинов, Фирдус Садертдинов, Роза Сафина һәм Флүс Шәрифҗановларны бүләкләде.
Артабан бәйрәм кичәсе район ветераннар советы рәисе Наил Мәрданов чыгышы белән дәвам итте. Ул өлкән буын вәкилләрен котлап, район тормышында актив катнашучыларны билгеләп, бүләкләр тапшырды. Мондый хөрмәткә Мәдәния Низамова, Раушания Арсланова, Фәнзия Мәкъсүтова, Дәрвис Таҗетдинов ия булды. Күпме авыр сынаулар аша үткән кешеләрнең үзләрендә гаҗәеп бер күңел яктылыгын саклап калулары сокландыра. Олы буынның оптимизмы – бу гадилек яки авыртуны оныту түгел. Киресенчә, бу – тормышның кадерен белгән, аның ни дәрәҗәдә тиз өзелергә мөмкин икәнен, үз күзләре белән күргән кешеләрнең рухи батырлыгы.

Автор:Гульназ Хузина